Узган шимбәдә Казан - Ульяновск трассасында, Иске Тинчәле борылышында "Лада Приора" автомобиленең әйләнеп каплануын, пассажир хатын-кызның һәлак булуы хакында язган идек. Тикшерү барышында йөртүче ир-атның да шактый тән җәрәхәтләре алуы билгеле булды. Авариядә ул кабыргаларын сындырган, күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән. Хәзер аңа карата РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча җинаять эше...
Узган шимбәдә Казан - Ульяновск трассасында, Иске Тинчәле борылышында "Лада Приора" автомобиленең әйләнеп каплануын, пассажир хатын-кызның һәлак булуы хакында язган идек. Тикшерү барышында йөртүче ир-атның да шактый тән җәрәхәтләре алуы билгеле булды. Авариядә ул кабыргаларын сындырган, күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән. Хәзер аңа карата РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.


Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев