Буада вакансияләр ярминкәсе 27 эш эзләүчене җәлеп иткән, аларга 70тән артык эш урыны тәкъдим ителгән
Буада вакансияләр ярминкәсе 27 эш эзләүчене җәлеп иткән, аларга 70тән артык эш урыны тәкъдим ителгән
Шушы көннәрдә Бөтенроссия эш белән тәэмин итү ярминкәсе "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты" чарасына Буа районы буенча нәтиҗәләр ясалган. Вакансияләр ярминкәсен 26 июнь көнне "Бердәм Россия" партиясенең "Минем карьерам" инициативасы кысаларында Татарстан Республикасы Буа районында "Россия эше" Кадрлар үзәге оештырган. Анда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, шулай ук эш эзләүчеләр яки һөнәри юнәлешен үзгәртергә теләүчеләр килгән.
Чараның төп бурычы — гражданнарга иң кулай эш урыннарын табуда ярдәм күрсәтү дип билгеләнә.
Ярминкәдә "Буинск үзәк район хастаханәсе", Русский стандарт Водка" филиалы — "Буинск спирт заводы", "Авангард", "Буа элеваторы", район эчке эшләрп бүлеге һәм "Буа шикәре" кадрлар белгечләре үзләренә эшче куллар эзләгән. .
Ярминкәдә 27 кеше катнашты. Аларга катнашучы компанияләрдән 70тән артык вакансия тәкъдим ителгән. Ихтыяҗ булган һөнәрләр арасында: өлкән полиция хезмәткәре, электромонтер, тракторчы, төрле категорияле йөртүчеләр, үсемлекчелек исәпчесе, слесарь-ремонтчы, лаборант, баш инженер, табиб, газ белән кисүче, токарь, фрезеровщик, инженер-химик, аппаратчы, инженер-технолог кебек һөнәрләр бар. Эш эзләүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлегенә ия булган, эш урыннары һәм эшкә урнашу юллары турында тулы мәгълүмат алганнар.
Кадрлар үзәге белгечләре теләгән һәркемгә эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде, хезмәт законнары нигезләрен аңлатты һәм Кадрлар үзәге аша мөмкин булган дәүләт ярдәм чаралары турында хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев