Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Алтай Республикасында

Буадан Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Алтай Республикасында

 

Бу хакта социаль челтәрләрдә Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов хәбәр итә. 

-Татарстан һәм Алтай арасындагы "күпер" елдан-ел ныгый. Буадан бер төркем шушы көннәрдә Алтай Республикасының 35 еллыгына һәм алтай халкының ирекле рәвештә Россия дәүләте составны кушылуына 270 ел тулуга багышланган чарада катнаша. Республиканың Майма районында узган ял паркында узган тантаналы чарада булдык.

Әлеге бәйрәмгә Буа артистлары чыгышы аерым бер җылылык өстәде. Сәхнәдә безнең мәдәниятебезне чагылдырган, телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәткән җырларны алтай халкы алкышлар белән кабул итте, - дип язган Ранис Камартдинов. 

Буалылар Алтайда Республика башлыгы Андрей Турчак катнашында узган Катунь елгасы аша салынган күперне тантаналы ачу мизгелләре шаһиты да булганнар. Ранис Камартдинов тагын бер символик чарада - паркта кедр агачлары утыртуда катнашуы турында язган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев