Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы йөзүчеләр республика ярышлары нәтиҗәләре буенча кабат пьедесталда

“Буыннар элемтәсе” республика ярышлары финалында Буа командасы өченче урын алды.

Йөзү бәйгесе Казанның Су спорты төрләре сараенда узды.   Анда Татарстаннан 42 команда катнашты. Ярышның шарты буенча командада ике кеше – берсе ундүрт яшькәчә, икенчесе алтмыштан узган яшьтә булырга тиеш. Буалы команда составында Адав-Толымбай авылында яшәүче Илгиз Хәйруллин һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Диана Миңнебаева көч сынашты. Катнашучылар ирекле стиль  белән 50 метрлы дистанциядә шәхси беренчелеккә ярыштылар, аннары шундый стильдә шулай ук 50шәр метрлы катнаш эстафетада тизлек сынадылар. Шул рәвешле, районның спорт ветераннары советы рәисе Вячеслав Шурбин җитәкләгән команда шәхси беренчелектә беренче бишлеккә керде,  катнаш эстафктада өченче, гомумкоманда буенча исәптә шулай ук мактаулы өченче урынга лаек булды.

Сүз уңаеннан, “өченче яшь” вәкиле Илгиз Газизҗанович моңа кадәр дә йөзү буенча уңышларга ирешкән кеше – 2021 елда ул әлеге спорт төре буенча республика чемпионы, ә 2024 елда көмеш призер булган иде.

Мондый ярышлар буыннар бәйләнешен ныгытырга, яшьләрне спорт сөючән өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев