Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы өлкәннәр пенсионерларның “Өченче яшь” XIII республика спартакиадасында уңышлы чыгыш ясауларын дәвам итәләр

Кабат беренче бишлеккә керделәр. Аерым төрләрдән иң авыр һәм катлаулы саналган катнаш эстафетада призлы урын яулый алганнар.

Анда Илгиз Хәйруллин, Наталия Арисова, Татьяна Иванова, Наилә Билалова, Әзһәр Зыятдинов, Инсаф Гыймалтдинов икенче булганнар. – Бу күп көнлек күнегүләр нәтиҗәсе, – ди унөч ел рәттән төркемне җитәкләүче һәм тренер Вячеслав Шурбин. Команданың иң өлкән һәм “стажлы” катнашучысы Инсаф Гыймалтдинов җиңел атлетикада тагын бер тапкыр пьедесталга күтәрелгән. Ул 1000 метр арага йөгерүдә өченче вакыт күрсәтеп, чираттагы мәртәбә үзенең республиканың иң көчле җиңел атлетчыларның берсе булуын раслаган. Башка спорт төрләрендә дә, ә алар алты, сынатмаган буалылар. Йөзүдә дүртенче, мылтыктан атуда һәм дартста – бишенче-алтынчы, өстәл теннисында тугызынчы булганнар. Гомуми нәтиҗәгә үз өлешләрен тагын Сәрия Хәйруллина, Юрий Иванов, Гөлназ Зыятдинова, Илһам Төхвәтов керткәннәр. Соңгы өч катнашучы һәм Наилә Билалова район командасының “яшь” пенсионер спортчылары – алар быел беренче тапкыр чыгыш ясаганнар. Җитәкче-тренер әйтүенчә, озак еллар дәвамында дус, тату, бердәм коллективка әверелгән командада алар да бик тиз “үз кешегә” әйләнгәннәр. Бу да җиңүгә китерүче факторларның берсе. – Буа данын республика күләмендә якларлык иң көчлеләрне бәйгенең беренче этабында – район күләмендә уздырылганында сайлап алдык. Анда 30 кеше катнашты, – ди Вячеслав Николаевич. Аларга нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен республиканың 43 районыннан һәм шәһәреннән җыелган иң көчле пенсионерлары арасында күрсәтергә туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев