Исән булса, быел октябрь ахырында аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Аны буалылар Вячеслав Хмелев дип йөрттеләр, ә паспорты буенча ул Владислав булган... Сирәк очрый торган музыкант, талантлы тавыш операторы, сценарийлар язучы, китапханәдә Василич укымаган китап калмагандыр, ә барыннан да бигрәк ул Кеше иде, диләр мәрхүмне белүчеләр.
РДКның “йөрәге”
Владислав Васильевич турында рәсми мәгълүмат гаять кыска. 1946 елның 25 октябрендә Буа шәһәрендә хезмәткәрләр гаиләсендә туган, диелгән анда. Минем мәгълүматым буенча әтисе Василий Хмелев заманында “Татарстан” колхозы рәисе булып торган. Иске Суыксуда кечкенә Славаны хәтерләүчеләр әле дә бар. Шәһәрнең А. В. Луначарский исемендәге мәктәбендә укып чыккан. 1970 елның октябреннән район мәдәният йортында концертмейстер булып эшләгән. 1972 елда Казан Мәдәният институтының оркестр бүлекчәсен тәмамлаган.
1976 елның 18 октябрендә “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме алган. Утыз яшь тулганда! Рәсми чыганакта шулай ук Владислав Хмелевның ВЛКСМ, КПСС үзәк комитетларының, Мәдәният министрлыгының, районның күпсанлы грамоталарына лаек булуы, җирле, республика, бөтенсоюз билгеләнүендәге конкурслар, фестивальләр лауреатлары булуы күрсәтелә.
Соңгы ике юлда, йомгаклап, “Владислав Васильевич үз эшенең остасы һәм Буа РДКсының “йөрәге”, дип язылган. Менә шундый кыскача биография. Василич турында иң күп хатирәләрне аны якыннан белүчеләр, заманында иңгә-иң эшләүчеләр сөйләде.
Наталья Арисова:
- Мин Вячеслав Хмелевны бала чактан беләм. Карл Маркс һәм Жорес урамнары чатында 1 номерлы музыка мәктәбе урнашкан иде. Әти аның директоры иде. Әлеге агач йортның икенче катында яшәдек тә. Хмелевлар өч йорт аша гына торды. Аннары музыка мәктәбе элеккеге Колхозчы йорты бинасына күчте. Вячеслав анда баян буенча укытучы иде, район мәдәният йортында да эшләде. Без, яшь кызлар, яллар җитсә, РДКга гитарада, барабанда уйнарга өйрәнәбез. Хмелевны да шунда очрата идем. Аның анда җитди эшләре бар иде, безгә дә игътибар бирергә вакыт тапты.

2002 елда, үзем дә район мәдәният йортында эшли идем, “Элигия” триосы оештырдык. Өч тавышка җырладык. Вячеслав Васильевич безнең сәнгать җитәкчесе, үзе синтезаторда уйнады. Әйбәт, яңгыравыклы төркем килеп чыкты, Казаннарда чыгыш ясадык. Хмелев безнең белән якын итеп сөйләшә дә, орыша да иде, аннары, шаяртып, мине - Натали, Нинаны Нинель, дип йөртә иде.
Аның кебек баянчы сирәк булгандыр: көйне эләктереп ала да уйный башлый, тональностьны ничек кирәк - үзгәртеп куя. Хет баянда, хет пианинода, хет синтезаторда бертигез оста уйный иде. Күп укый иде. Ул тормышка да, ризыкка да таләпчән булмады, аның өчен дөньяда музыка гына бар иде ...һәм бер чәшкә кофе
Сергей Восканян:
- 2006 ел. Без, Буа районыннан бер төркем мәдәният хезмәткәрләре, Казанда зур стадионда Республика көнен билгеләп үтүдә катнашабыз. Вячеслав Васильевич музыкаль аппаратура артында оператор булып утыра. Иртәнге җидедән башланган бәйрәм көндезге берләргә кадәр сузылды. Кояш баш түбәсен көйдерә. Кызу. Без, җырчылар, ышыкка барып, тамак ялгап киләбез. Вячеслав Васильевич селкенми дә, эшли. Ул чакта аңа 59-60 яшь.
Барыгыз, азрак ял итеп килегез, үзебез аппаратура артында Сезне алмаштырып торабыз, дибез. Юк, кул гына селти. Ахыргача китмәде. Мәрхүм искиткеч җаваплы кеше иде ул.

Бик грамоталы да иде. Янына теләсә нинди юридик документ тотып керсәләр дә, ул аны таслап аңлатып бирер. Рәсми булмаган юрист инде менә. Ә сценарийларны сәнгатьле итеп эшли белүе. Фонограммаларны гаҗәп оста яздыра иде. Аның эше кыйммәтле аппаратура белән бик яхшы студиядә яздырган кебек була иде.
Бервакыт ул хореограф Тамара Убаськинаның “Фантазия” бию төркеменә республика конкурсында катнашу өчен фонограмма әзерләде. Балалар бии, ә Хмелев микрофон тоткан көе идәндә тезләнеп көй яздыра. Соңыннан, ансамбль бәйгедә югары урын алгач, Тамара Убаськинаның Вячеслав Васильевичның өлеше зур булды, дип сөйләгәне хәтердә. Аның куллары да, зиһене дә яхшы эшли иде. Ярдәмчел, кешеләргә бертигез караучы, кешелекле иде мәрхүм.
Рафыйк Җәләлов:
- Вячеслав Хмелев белән 1968 елдан бирле таныш идем. Хәтерлим: иске РДКда Яшьләр союзы юбилеена чара әзерлибез. Безгә комсомол орденнары турында шигырьләр сөйләргә бурыч куелды. Шунда баянда виртуозларча уйнаган тәбәнәгрәк егетне күреп алдым. Берничә елдан музыка мәктәбенең баян классына укырга кердем. Ә анда теге егет – Вячеслав Хмелев, ул чакта Луначарский исемендәге мәктәпнең югары сыйныф укучысы, беренче сыйныфка килүчеләрне баянда уйнарга өйрәтә. 1972 елда мине “
Китап укучылар” түгәрәгенә сайладылар. Сергей Есенинның иҗат кичәсен уздырырга кирәк. РДКда методика кабинетына утырыштык. Кулыбызда бернинди материал юл. Шунда Вячеслав Хмелев, әйдәгез, китапханәгә, диде. Киттек. Есенинга кагылышлы барлык язмаларны алып чыктык. Шагыйрьнең иң кызыклы шигырьләрен сайладык. Вячеслав аның җырларын искә төшерде. Барлык шигырьләр музыкаль озатуда - баян, скрипка, вокаль-инструменталь ансамбле уйнавы астында яңгырады. Бик матур килеп чыккан иде.
Слава теләсә нинди музыкаль әсәрне тыңлап, ноталарга күчерә ала иде. Мин мәдәният бүлеге җитәкчесе булып торганда миңа синең анда Слава бар, ул барысын да эшли, диләр иде. Дөре6с, үзенчәлекле яклары бар иде. Әмма концертлар вакыты җитсә, эшкә ябырылып ябыша, һәм аның бөтен эше “бишлегә” була. Бервакыт Улан-Удэга бөтенроссия фестиваленә бардык. Анда инде чит илдән дә ансамбльләр катнашты. СССРның үз төбәкләреннән. Буратиянең мәдәният министры урынбасары безгә гала-концертны тәмамларга кушты. Җиде минут алдык. Безнең егетләр биегәндә зур стадион “суламады” да. Күренеп тора: халыкка дәвамы кирәк.
Шунда Вячеслав Васильевич килде дә, әйдәгез, халыкны баян белән татарча биетәбез, ди. Илдар Нуруллин килеп җитте. Чыгыш бетүгә баянда сиптерә башладылар, ә биюче егетләр халыкны уртага чакыралар. Шулай гөр китереп тәмамладык бәйрәмне.

Вячеслав Васильевич 1970 елларда Буаның республикада да танылган “Титаны” инструме6нталь төркеменә дә нигез салучы булды.
Хмелевның тагын бер мәхәббәте китаплар иде – ул йотлыгып фантастик әсәрләр, детективлар укыды. Мин мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгәндә ул РДК директоры иде. Беренче киңәшмәдән соң икәү калдык. Нинди ярдәм кирәк, дим. Ул әйтә, китапханәче Әминә апа Шакирова журнал-китапларны сортировкадан ук сайлап алырга рөхсәт итмәсме икән, ди. Ул менә шундый кабатланмас кеше иде.
Сүз уңаеннан, 2010 елда район мәдәният йорты диварында Владислав Хмелевка атап бюст куелды. Яңа мәдәният йортында да аның истәлегенә әлеге бюст белән почмак булдырылса, бу лаеклы истәлек булыр иде, дигән фикер белдерделәр аны белүчеләр.
Материалны әзерләүдә булышкан туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләренә, Фаяз Шәрәфетдиновка һәм истәлекләре белән уртаклашучыларга рәхмәт.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.

Нет комментариев