Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар Татарстан авыл хуҗалыгы музеена булдыруга өлеш кертә ала

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан булдырылучы музейның интерьерын һәм дизайнын эшли һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе үсеше этаплары турында материаллар җыя башлаганнар инде. Министрлык моңа авыл, шәһәр кешеләре дә кушылыр дип өмет итә. Агропромышленность комплексы тармакларында теге яки бу үзгәрешләргә этәргеч биргән төрле хокукый документлар - боерыклар, карарлар, указлар,...

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан булдырылучы музейның интерьерын һәм дизайнын эшли һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе үсеше этаплары турында материаллар җыя башлаганнар инде. Министрлык моңа авыл, шәһәр кешеләре дә кушылыр дип өмет итә. Агропромышленность комплексы тармакларында теге яки бу үзгәрешләргә этәргеч биргән төрле хокукый документлар - боерыклар, карарлар, указлар, шулай ук крестьяннарның эш кораллары, җайланмалары, китаплар, дипломнар, фотографияләр, иске газета-журналлар, авыл хуҗалыгы тармагы тарихына кагылышлы кызыклы фактлар турында документлар, Татарстан тарихында авыл хезмәтчәннәренең үсеш юлын күрсәтүче, фидакарь хезмәтен раслаучы башка материаллар һәм предметлар - барысы да кыйммәтле экспонат булачак. Элемтәгә press-mshp@yandex.ru сайты һәм 8(843) 221-76-21 телефоны буенча керергә мөмкин. Тарихи әйберләрне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә дә китерергә була.

Фото: fotki.yandex.ru

 

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы тарафыннан булдырылучы музейның интерьерын һәм...

Нет комментариев