Чебешләрне көзен саныйлар Бу юлы сүз әлеге мәкаль эченә “яшеренгән” мәгънә түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкта асралучы кош-кортны чынлап исәпкә алу турында.
Агымдагы елның 1 сентябреннән уннан күбрәк әтәч-тавык, каз-үрдәк, күркә-цесарка һәм куян асраучылар аларны “Хорриот” системасында теркәргә тиеш. Тик моның өчен тавыкларын күпфункцияле үзәккә алып барулары турында көлкеле видеороликлар төшереп, Интернет челтәрен шаулаткан блогерлардан “үрнәк алырга” кирәкми. Монда МФЦның бернинди катнашы юк. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Камил Әхмәтов әйтүенчә, теркәү кош-корт асрау урыны буенча башкарыла.
– Ш ә х с и я р д ә м ч е хуҗалыклар ияләренә турыдан-туры берләшмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тавык-чебешләр исә ишегалдында кала, – ди ул.
Теркәү процедурасына килгәндә, аңа заявка бирү өчен 8(84374)3- 25-10 телефон номеры яки Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 83 йорт адресы буенча ветеринария хезмәтчелеге белән элемтәгә керергә кирәк. Җирле участок ветеринария табибына да мөрәҗәгать итәргә була.
З а я в к а б е л ә н б е р г ә б е р н и к а д ә р мәгъ лүмат бирү дә кирәк. Алар паспорт мәгълүматларыннан, к о ш - к о р т а с р а у урынының төгәл адресыннан, кошларның төреннән һәм баш саныннан, асрау ысулыннан гыйбарәт. Шуннан соң ветеринария табибы хуҗалыкны федераль мәгълүмат системасына кертә. Кошларны һәм куяннарны төркемләп маркировкалау рөхсәт ителә. Бу очракта уникаль номер һәр хайванга аерым түгел, ә бөтен төркемгә бирелә. Маркировкалау чарасы, мәсәлән, номерлы такта, хайваннар яки кошлар тотыла торган бинага урнаштырыла. Аларны саткан һәм элек исәпкә алынган хайваннар һәм кошлар турындагы мәгълүматлар үзгәргән очракта, хуҗага бу хакта ветеринария өлкәсендәге белгечкә хәбәр итәргә кирәк. Инде дә килеп, әлеге яңалыкның нинди максатта кертелүе турында әйтми мөмкин түгел. “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспек торы Гөлнара Арсланова раславынча, маркировкалау һәм исәпкә алу хайваннарның йогышлы авырулары таралуны булдырмау, шулай ук аларны кузгатучы чыганакларны һәм таралу юлларын тиз арада ачыклау өчен эшләнә. –Шәхси хуҗал ы к л а р д а а в ы л хуҗалыгы кошлары, гадәттә, ачык һавада тотыла, сулыкларга керү ихтималы зур. Димәк, алар йогышлы авырулары чыганагы булырга сәләтле синантроп һәм кыргый кошлар белән ко н т а к т т а б ул ы р г а мөмкин, – ди ул. Ә инде кош гриппы, сальмонеллез яки башка куркыныч инфекция баш күтәргән очракта ветеринарларга кошларның кайда, күпме һәм кемнеке булуын төгәл белү кирәк. Бу оператив рәвештә авыру чыганагын йөгәнләргә, күрше ишегалларын вакциналаштырырга һәм кошларның масса төсендә үлеменә юл куймаска, шулай ук кешеләрне зооноз инфекцияләрдән сак л а р г а м ө м к и н л е к бирәчәк. Профилактикалауга юнәлтелгән вакцинация һәм ветеринария эшкәртү чаралары шуңа юнәлтелгән дә.
Законнарга килгәндә, хайваннарны исәпкә алу кагыйдәләре һәм индивидуаль яки төркемләп маркировкалауга һәм исәпкә алуга дучар булган хайваннар төрләре исемлеге, хайваннарны индивидуаль яки төркемләп маркировкалау һәм исәпкә алу очраклары, шулай ук хайваннарны исәпкә алу сроклары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2 0 2 3 е л н ы ң 5 апрелендәге 550 номерлы карары белән расланган. Карар 2024 елның 1 мартыннан үз көченә кергән. Икенче бер документка – Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2023 елның 3 ноябрендәге 832 номерлы боерыгы белән расланган Хайваннарны маркировкалау һәм исәпкә алу буенча ветеринария кагыйдәләренә туры китереп, авыл хуҗалыгы кошлары алар чыгарылганнан яки Россия Федерациясе территориясенә кертелгәннән соң 7 көн эчендә маркировкаланырга тиеш.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев