Кичә, бүген, иртәгә

Буада Россия халыклары телләре көненә багышланган диктант узды

Диктант Мәдәниятне үстерү үзәге базасындагы Халыклар дуслыгы йортында язылды. Анда төрле милләт вәкилләре — барлыгы 35кә якын кеше катнашты.

Катнашучылар Рәсүл Гамзатов шигыре буенча текст яздылар. Мәдәниятне үстерү үзәгенең сәнгать җитәкчесе Алена Климко сүзләренчә, бу чара үз белемеңне тикшерү өчен генә түгел, ә илебезнең күпмилләтле мәдәнияте мирасына хөрмәт күрсәтү өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.

Бу чара туган телгә кызыксынуны сакларга һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.

Буа районында күпмилләтле халык яши. Биредә төрле мәдәният һәм гореф-гадәт вәкилләре: татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар һәм Россиянең башка халыклары янәшә яшиләр. Мондый төрлелек безнең районны үзара хөрмәт һәм тату күршелек традицияләре гасырлар буе формалашкан уникаль урынга әйләндерә.

Район халкы үзенең гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен сакчыллык белән кадерләп саклый, шул ук вакытта күршеләренең традицияләренә дә зур хөрмәт белән карый.



 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев