Буада «Бала — иң мөһим пассажир» акциясы узды
Кеше һәм закон

Буада «Бала — иң мөһим пассажир» акциясы узды

«Игътибар, балалар!» профилактик чарасы кысаларында дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре һәм «Юл куркынычсызлыгы» учреждениесе белгечләре «Бала — иң мөһим пассажир» дигән әһәмиятле акцияне уздырды.

Инспекторлар балаларны автомобильдә имин йөртергә кирәклеген тагын бер кат ассызыклап, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балаларның сәламәтлеге тулаем рәвештә ата-ананың җаваплылыгына бәйле: автокреслога утыртырга һәм иминлек каешыннан файдаланып йөртергә кирәк. 

Билгеле булганча, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре аеруча август-сентябрь аенда арта. Шуңа күрә акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында булып, кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, профилактик чаралар уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләрне контрольгә алалар.


Нет комментариев