План буенча иммунизацияне районнан 23 меңгә якын кеше узарга тиеш.
Тиздән Буа районына «Совигрипп» вакцинасы кайтачак һәм планлы прививка ясату кампаниясе башланачак. Буа үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Резеда Җәләлова сүзләренә караганда, бу чара халыкны сезонлы авырулардан саклауга юнәлдерелгән.
Вакцинация вакытында өстенлек вируска аеруча бирешә торган категория гражданнарга биреләчәк: беренче чиратта прививкаларны медицина хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге (3 яшьтән 6 яшькә кадәр) балалар һәм мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары (1-4 сыйныфлар) алачак. Бу халыкның иң якланмаган төркемнәре өчен саклык киртәсе булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
План буенча иммунизацияне районнан 23 меңгә якын кеше узарга тиеш. Табиблар вакытында профилактикалауның мөһимлеген искә төшерә һәм барлык теләүчеләрне вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра. Прививка ясату кампаниясе көзге чорда дәвам итәчәк һәм агымдагы елның 1 декабренә генә тәмамланачак.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев