Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буа делегациясе Алтай республикасы бәйрәмендә катнаша

Төп бәйрәм бүген кич башланып китәчәк.

 

Анда буалылар чыгыш ясавы да көтелә. Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов  “Алтай – Евразия йөрәге”  истәлек комплексы территориясендә Майминск районы башлыгы Петр Громов белән яшь кедрлар утырттылар. Сүз уңаеннан, әлеге истәлек билгесе  республикага керү юлында моннан егерме ел элек Татарстан Республикасының Алтайга   бүләге булып ачылган булган. Биредә Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Җаббаров утырткан агачлар үсә.  Бүген әлеге традиция дәвам ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев