Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Иделдә баткан егетне һаман эзлиләр. Вакыйганың яңа фактлары ачыкланды

Бүген ул батканга өченче көн. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Наил Камәров әйтүенчә, хәзерге вакытта вакыйга урынында кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көймә белән Идел өстен патрульлиләр. Җирле балыкчыларны да суга батучыны эзләүгә җәлеп иттеләр. Шулай ук аның агып китү ихтималы булганга, Ульяновск өлкәсенең Иске Майна эзләү-коткару отрядына...


Бүген ул батканга өченче көн. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Наил Камәров әйтүенчә, хәзерге вакытта вакыйга урынында кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көймә белән Идел өстен патрульлиләр. Җирле балыкчыларны да суга батучыны эзләүгә җәлеп иттеләр. Шулай ук аның агып китү ихтималы булганга, Ульяновск өлкәсенең Иске Майна эзләү-коткару отрядына да бу хакта хәбәр ителгән.
Шаһитлар сүзенә караганда, ул чакта көймәдә егетләр бишәү булганнар. Аларның берсе йөзә белмәгән. Көймәгә су тулып, ул әйләнеп каплангач, дүртесе ярга табан йөзеп киткән, ә бишенчесен көймәнең су өстенә калкып чыккан агач утыргычына һәм ишкәгенә тотындырып калдырганнар. Кызганычка каршы, йөзеп китүче дүрт егетнең берсе ярга барып җитә алмаган, ә йөзә белмичә Идел уртасында калганын соңыннан алып чыкканнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген ул батканга өченче көн. 1 номерлы зона эзләүкоткару отряды начальнигы Наил Камәров әйтүенчә, х...