Бүген муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов райондагы иң күп - 12 балалы гаиләгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен тапшырды. Моңа өстәп район исеменнән дә күчтәнәчләр бирде. -Сез герой әти-әни. Хәзерге авыр заманда 12 баланы үстерүегезгә сокланам. Исәнлек-саулык сезгә, һәрбер балагыз шатлык кына китерсен, - диде ул. Район башлыгы белән бергә...
Бүген муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов райондагы иң күп - 12 балалы гаиләгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен тапшырды. Моңа өстәп район исеменнән дә күчтәнәчләр бирде.
-Сез герой әти-әни. Хәзерге авыр заманда 12 баланы үстерүегезгә сокланам. Исәнлек-саулык сезгә, һәрбер балагыз шатлык кына китерсен, - диде ул.
Район башлыгы белән бергә Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән иде. Балалар аларга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап бүләкләр алдылар.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев