“Кайнар нокталарны” узган буалы Ленар
Ташкичү авылында (Бик-Үти авыл җирлеге) яшәүче Ленар Хәйретдиновка ике тапкыр “кайнар нокта”да булып кайтырга туры килә. Чечен сугышында, аннары махсус хәрби операциядә.
Армиядә эчке гаскәрләрдә берникадәр хезмәт иткәч, аны Чечен республикасының Урус-Матан районына җибәрәләр. Анда ул бер елга якын хәрби бәрелешләрдә катнаша. Шуңа күрә 2022 елны махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүгә повестка килгәч, сугышта чыныгу алган Ленар өчен бу яңалык булмый. Ул мобилизацияләүнең беренче агымында ук илне якларга китә. “Казан Экспо” базасында хәрби әзерлек узгач, аны Сватово юнәлешендә җибәрәләр. Анда ул мотоукчы булып хезмәт итә башлый. Алар хәрби операциянең беренче сызыгына да керәләр, аннан чыккач, территорияне саклыйлар. Солдатларның башы гел күккә карый. Теләсә кайсы вакыт “тимер кошлар” һөҗүм итәргә мөмкин. Шулай була да. Хәрби задание үтәгән вакытта пилотсыз очкыч Россия танкларына снаряд җибәрә, тик ул туры координата буенча төшми, ә кырыйга китеп, шартлый. Шунда Ленар Хәйретдинов яралана да, башына, тәненә дә зыян килә, ир-егет аңын югалта. Аны эвакуациялиләр, Озак вакытлар дәвамында дәвалана, аннан яңадан Сватовога башка полкка китә, берничә айдан аны Донецк, аннан Харьков өлкәсенә җибәрәләр. Ул бу юлы әйләнеп кайтуында гранатометчы ярдәмчесе булып хезмәт итә. Ул гына да түгел тагын бик мөһим эш башкара – дронга каршы җайланмаларга (РЭБ) ут бирә торган генераторларны көйләп тора.
– Мин, авыл баласы булгач, яшьли колхозда техника белән кызыксына идем. Шуңа андый генератор кебек җайланмаларның эш тәртибен яхшы беләм. Ә СВОда ул солдатлар гомерләрен коткару өчен бик мөһим. Генераторлар төзек, тоткарлыксыз эшләсә генә РЭБлар БПЛАларны бәреп төшерәләр, - диде Ленар Хәйретдинов.
Беркөнне взвод командиры белән хәрби задание үтәргә барган җирдә аларны дрон “саклап тора”. Ул снаряд ташлый, Ленар могҗиза белән исән кала. Госпитальләр, операцияләр. Бу юлы аны табиблар, хезмәт итәргә ярамый, дип, дисквалификациялиләр. Шулай итеп ул хәрби хәрәкәтләр ветераны буларак туган якларына әйләнеп кайта. Беренче вакытта тынычлыкка ияләшәсе авыр була. Кайчакта бомба шартлаган, пуля сызгырган тавышлар ишетелә сыман. Соңрак җайлана инде. Хәзер ул туган авылында гаиләсе белән яши. Үзе кебек СВО ветераннары белән аралашып тора, алар белән бергәләшеп, төрле чараларда, спорт бәйгеләрендә катнаша. Шулай ук әле илне якларга якларга калган егетләр белән элемтәне өзми. Аларга ул җиңүдән соң туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын тели.
Әлфинур Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев