“Карлинский” ит йортында эшләүче көнгә ике тоннага кадәр ит эшкәртә
“Карлинский” ит йортында эшләүче Эльмира Сибгатуллина ун минут эчендә бер ботны тунап, өлешләргә аера ала.
Хатын-кызның кулында — тимерле пирчәткә, зур үткен пычак. Шул рәвешле көнгә ике тоннага кадәр ит эшкәртә ул. Бүгенге көндә комбинатта иң стажлы хезмәткәрләрнең берсе Эльмира.
— Беренче көннәрне авыр булды. Көнгә 400- 500 килограмм гына ит турый ала идем. Аннан ияләштем, хәзер инде куллар «автоматта» эшли. Ашап-эчеп алабыз да тагын өстәл артына басабыз, вакытны әрәм итәсе килми, — дип елмайды героебыз.
Эльмираның эшен күзәтәм: каршындагы әрҗәләргә ит кисәкләре «очып» кына тора. Көне буе аяк өстендә, куллары ял итми, 8 сәгать чи ит әвәли. Шуңа бер сорауны да бирмичә калдыра алмадым.
— Туймыйсызмы бу эштән? — дип сорыйм.
— Юууук. Без әле авылда, Норлатта яшибез. Терлек тә асрыйбыз. Ирем белән 11 километр юл үтеп, Буага килеп эшләп йөрибез. Безгә ошый, — диде ул. Ә сызлаган кул-аякларны мазь белән «майлап» җайга китерәбез, ди.
Без цехтан саубуллашып чыгып киттек, ә аңа яңа партия ит килеп калды. Ничек өлгерә диең!
Сүз уңаеннан, героебыз эшләгән ит эшкәртү цехы начальнигы Ленар Фәтхуллин белдерүенчә, итне сөяктән аеручы биш хезмәткәр көненә 7-8 тонна дуңгыз, 2-3 тонна мөгезле эре терлек түшкәсен эшкәртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев