Бүген көндез, унберенче яртыларда Карлы авылында боз явып узды. Ун минутлап төшкән борчак-борак кисәкләр яшелчә бакчаларына зыян китергәннәр, кыярларның яфракларын тишкәләгәннәр. Буага Сабантуйга кайткан Казан кунаклары бу берни түгел, диләр. Алар сөйләвенчә, кичә Казанд тавык йомыркасы сарысы кадәрле зурлыкта боз яуган. Мондый "бомбалар"андагы автотранспортның кузовларын яньчеп бетергәннәр. Йөртүчеләр автомобильләрен боздан...
Бүген көндез, унберенче яртыларда Карлы авылында боз явып узды. Ун минутлап төшкән борчак-борак кисәкләр яшелчә бакчаларына зыян китергәннәр, кыярларның яфракларын тишкәләгәннәр. Буага Сабантуйга кайткан Казан кунаклары бу берни түгел, диләр. Алар сөйләвенчә, кичә Казанд тавык йомыркасы сарысы кадәрле зурлыкта боз яуган. Мондый "бомбалар"андагы автотранспортның кузовларын яньчеп бетергәннәр. Йөртүчеләр автомобильләрен боздан кая качырырга белмичә аптыраганнар. Бозның кешеләргә зыян китерүе турында хәбәр юк.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев