СВОдагы сугышчылар буалыларны автомобиль җибәрүләре өчен рәхмәт әйтә
Кичә, бүген, иртәгә

СВОдагы сугышчылар буалыларны автомобиль җибәрүләре өчен рәхмәт әйтә

Күптән түгел “Буа шикәр заводы” махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә “УАЗ2 автомобиле җибәрде.

Видеода әлеге ярдәм өчен бер солдат рәхмәт әйтә.

Район башкарма комитетының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова белдерүенчә, район гуманитар штабы аша барлыгы 34 техника озатылган. Шуларның 32се автомобиль, 2се – мотоцикл.

– Ир-егетләребез алдан билгеләнгән урынга транспортны чыгып алалар. Аларга ул хәрби бурычлар үтәр өчен кирәк. Аннары машиналар солдатларга мобиль ут төркемнәре өчен кирәк, - диде Лилия Назыйм кызы.

Моннан тыш райондагы волонтерлар штаблары дистәләгән автомобиль җибәргәннәр.


Нет комментариев