Кичә көчле җил Татарстанда 12 агачны аударган, берсе – Буада
30 июнь көнне республика районнарында көчле җилләр булды. Татарстан буенча урыны-урыны белән аның исү тизлеге секундына 22 метрга җиткән.
Ул бигрәк тә Казанда көчле булган. Җил аударган 12 агачның 7се – Казанда. Берсе Ямашев урамында җәяүле юлына килеп төшкән. Петровск бистәсендә һәм Лаеш районында агачлар басып торучы автомобильләргә ауган. Тагын ике ауган агач Яшел Үзән районы территориясенә туры килә. Биектау һәм Буа районнарында берәр агач ауган.
Буа районында бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтчелегеннән алган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең Карл Либкнехт урамында торак йорт каршында биек булып үскән каен юлга таба авып төшкән. Бәхеткә, йортка да, электр үткәргечләргә дә зыян салмаган. Буада кичә җил вакыты-вакыты белән секундына 15-20 метр тизлектә искән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев