Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Плансыз эш бармый

Шикәр заводы ничек эшләде? Аның дирекциясе шушы көннәрдә коллектив алдында отчет тотты. "Ак Барс" Холдинг компаниясе" ААҖ булышлыгы белән заводта зур күләмле реконструкция үткәрелгән. Бу җитештерү күләмен үс-терүгә китергән. 2013 елда тәүлегенә 3800 тонна чимал эшкәртелсә, былтыр бу күрсәткечне 4500 тоннага җиткергәннәр. Сезонны иртәрәк төгәлләүгә иреш-кәннәр. Уртача айлык хез-мәт хакы...


Шикәр заводы ничек эшләде? Аның дирекциясе шушы көннәрдә коллектив алдында отчет тотты.
"Ак Барс" Холдинг компаниясе" ААҖ булышлыгы белән заводта зур күләмле реконструкция үткәрелгән. Бу җитештерү күләмен үс-терүгә китергән. 2013 елда тәүлегенә 3800 тонна чимал эшкәртелсә, былтыр бу күрсәткечне 4500 тоннага җиткергәннәр. Сезонны иртәрәк төгәлләүгә иреш-кәннәр. Уртача айлык хез-мәт хакы 19236 сум тәшкил иткән. Директор Валерий Погребной кайбер кимчелекләрне санап үтте. - Ал-да 55нче сезон. Хәзер аңа ныклап әзерләнергә ки-рәк,- диде ул, чыгышын йомгаклап.
Заводның директорлар советы рәисе Марат Абдуллин исә киләчәктә заводта заманча җиһазлар урнаштыруга игътибар артачагын ассызыклады. Бу сезонга 600-650 мең тонна чимал эшкәртү мөмкинлеге бирәчәк.
Шикәр чөгендере табышлы культуралардан санала. Соңгы вакытта аның са-ту бәяләре шактый үсте. Очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов районда алып барылган эшләрнең барышы, киләчәктәге бурычлар белән таныштырып, завод дирекциясе белән берлектә хәл итәсе мәсьәләләргә тукталды. Холдингның, завод дирекциясенең матди ярдәме, районның булышлыгы белән бистәдәге мунчаны кабат эшләтеп җибәрү турында сүз булды. Бу өлкә-дә җитәкчелек эш алып бара инде. Икенче хәл ителәсе мәсьәлә: Завод урамындагы юлны тәртипкә китерү.
- Коллектив сезонда алдагысыннан да яхшырак эшләде. Бүгеннән агрофирмалар, фермер хуҗалыклары белән сөйләшүләр алып барып, 55нче сезонны тагын да яхшырак әзерлектә каршылагыз. Барлык хыялларның да тормышка ашуын телим,- диде Азат Айзетуллов.
Гакыйл КАМАЛЕТДИНОВ.
АВТОР ФОТОСЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шикәр заводы ничек эшләде? Аның дирекциясе шушы көннәрдә коллектив алдында отчет тотты.