Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Район газетасына язылучылар арасында бүләкләр ияләренә тапшырылды

Район газетасына язылучылар арасында бүләкләр ияләренә тапшырылды


“Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) район газетасына икенче яртыеллыкка язылучылар арасында бүләкләр  уйнатылуы турында берничә ай элек укучыларыбызга хәбәр итә килдек.  Уйнатунын үтә күренмәле булуын үз күзләрегез белән күреп китегез, дип теләгән һәр кешене  анда катнашырга чакырдык.
Узган җомга көнне  15 сәгатьтә бүләкләрне уйнату оештырылды. “Буинск-Информ” филиалы җитәкчесе Лилия Котельникова туры эфирда отышларның кемнәргә насыйп булуын күрсәтеп, һәм сөйләп барды. Печатьле кәгазь белән ябыштырылган  квитанцияләр әрҗәсен ул барысының да күз алдында ачты.  
Квитанцияләрне тагын бер кат болгатты һәм арадан берсен тартып чыгарды. Лилия Ленаровна квитанцияләрдә язылган телефон номерларына шунда ук шалтырата да барды. Беренче бүләк –  вертикаль тузан суырткыч Буадан Г. Камартдиновага чыкты. Ул әле бүләкләрне уйнату тәмамланмаган да иде, кызы һәм оныгы белән бүләк  артыннан килеп тә җиттеләр. “Байрак” газетасын күптәннән укыйбыз, диделәр. Электр чәйнегенең берсе  Буадан Наҗия  Мөхәммәтҗановага, икенчесе –  ? насыйп булды. Алар икесе дә безнең күптәнге укучыларыбыз булуын әйттеләр.
Каенлык авылыннан  укучыбыз Зөвәрә Хәсәнҗанованың квитанциясен тартып чыгардык. Зөвәрә апага кул парландыргычы җиһазы насыйп булды. Бүләкне Буада яшәүче кызы белән оныгы килеп алдылар.
Төп бүләк – аэрогриль кемгә насыйп булыр? Лилия Котельникова квитанцияләрне кат-кат болгатты... һәм бүләк иясен атады. Буа шәһәрендә яшәүче безнең ветеран коллегабыз Сәгыйдә Вәлиева булып чыкты ул.
-Исәнмесез, Сәгыйдә апа. Котлыйбыз! Район газетага подписка рәсмиләштерүчеләр арасында Сез төп приз иясе, - дигәч, телефонның икенче очында Сәгыйдә апа бик сөенде. Ул 35 елдан күбрәк район газетасы редакциясендә баш бухгалтер вазыйфасын башкарды. Баш редактор Нәҗип Гобәйдуллин  белән эшли башлап, берничә буын журналистлар белән уртак тел табып хезмәт куйды. Ветеран-коллегабызга бүләген өенә үк алып барып тапшырдык.
-Бүләк өчен, дип түгел, хәбәрләрне газетадан укып белер өчен язылам “Байрак”ка. Телефоннан “килгән” хәбәрләр генә аз минем өчен. Элеккегечә кулыма газетаны тотып, фотолары белән танышып укырга яратам. “Районка”ның 10 меңлек тиражы булган зананнар бар иде. Редакция өчен тиражның никадәр мөһимлеген мин сезнең кебек үк аңлыйм. “Байрак”ны бик яратып укыйм. Шундый фикерне дә әйтәсем килә: газета ул акка кара белән язылган фактлар, ул хәбәрне сызып ташлап булмый, диде ул.
Сүз уңаеннан, “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газеталарына подписка рәсмиләштерү почта бүлекчәләрендә дә, һәм альтернатив рәвештә язылу да дәвам итә. Июль аенда язылсагыз, газетаны август аеннан укый башлаячаксыз.
Наилә Солтанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев