Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Редакция журналистлары атлар янында (фоторепортаж)

Күптән көтелгән очрашу иде бу. Берничә көн элек госконюшня җитәкчелеге белән килешкәч, җомга көнне ниһаять, атлар янына бардык. Өлкән зоотехник әйтүенчә, аларның саны 71. Ә биредә 29ы яши. Калганнары күрше район агрофирмаларына нәсел калдыру өчен җибәрелгән. Конюшняга килеп керүгә үк безне чиста токымлы "гарәп" - Дуглик кушаматлы ат каршы алды....

Күптән көтелгән очрашу иде бу. Берничә көн элек госконюшня җитәкчелеге белән килешкәч, җомга көнне ниһаять, атлар янына бардык. Өлкән зоотехник әйтүенчә, аларның саны 71. Ә биредә 29ы яши. Калганнары күрше район агрофирмаларына нәсел калдыру өчен җибәрелгән. Конюшняга килеп керүгә үк безне чиста токымлы "гарәп" - Дуглик кушаматлы ат каршы алды. Аннан Покарт һәм Полис дигән айгырлар сәламләде. Соңгысы читлегенә тибенеп тә алды.

-Сездән тәмле күчтәнәч өмет итә, - диде конюшня хезмәткәре Ринат Мифтахетдинов. Тәмле әйберебез шикәр булып чыкты, аны без камера алдына "позировать" иткән конюшняның иң дәрәҗәле аты Бродяжканы ашаттык. Калганнарын күрдек, сыйпадык. Атлар журналистларны яраттылар, бик истәлекле очрашу булды бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев