Реставраторлар Буа районының Зур Фролово авылындагы чиркәүнең авышкан манарасын тулысынча яңадан җыячаклар
Зур Фролово авылындагы Изге Ана иконасы чиркәвен реставрацияләү башланды.
Бу чиркәү – мәдәни һәйкәл, Татарстандагы иң борынгы һәм иң зур агач дини йортларның берсе. Ул 1780 елларда төзелгән. Бүген реставрация барышын карарга Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова килде. Төзелеш детальләре турында "ОСК" подрядчы төзелеш оешмасының генераль директоры Евгений Крючков сөйләде.
Биредә чиркәүнең нигезен, фасадларын, баскыч конструкцияләрен һәм нигезләрен алыштырып, подъездларын реставрацияләү һәм ныгыту эшләре башкарылачак, капкалар һәм коймалар, түбә һәм су агызу системалары, коммуникацияләр алыштырылачак, сак сигнализациясе урнаштырылачак, территория төзекләндереләчәк. Моннан тыш, белгечләр манараның авария хәлендәге авышлыгын төзәтәчәкләр, моның өчен агач бураны тулысынча яңадан җыячаклар.
Барлык эшләр Татарстан Рәисе ярдәме белән башкарыла. Наталья Викторовна сүзләренчә, агач гыйбадәтханәнең язмышына битараф булмаган һәркем "Бергә саклыйбыз" хәйрия проектында катнашып, православие изге урынын торгызуга үз өлешен кертә ала.
Бу хакта тулырак “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газетасының киләсе саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев