“Шайтан һәм “Молодой” – Буа районнан киткән әти һәм улның махсус хәрби операциядәге позывнойлары
Билгеле сәбәпләр аркасында геройларның исемнәрен-фамилияләрен атый алмыйбыз.
Әмма аларның хезмәте турында сөйләми мөмкин түгел. Иң беренче улы армия хезмәтеннән соң ук СВОга китә, аның артыннан әтисе контракт төзи. Анысына, сугышчан иптәшләре арасында взводта иң өлкәне булганга, шаяртып, “Молодой” дигән позывной бирәләр.
Алар икесе дә Донецк юнәлешендә хезмәт итәләр. Тик ата белән ул бер тапкыр да очрашмыйлар. Егетне беренче көннн үк алгы сызыкка җибәрәләр. Барган вакытта аның взводына һөҗүм итәләр. Аларның колоннасын - алдан баручы БТРларны, “Урал” машиналарын, соңыннан мотоциклларны - дроннар каршы ала. Солдатлар, берничә секунд эчендә сикереп төшереп, урман полосасына кереп качарга өлгерәләр, бу вакытта инде техника колоннасы дөрләп яна торган була.
– Хезмәт итә башлаганда без зур булмаган хәрби заданиеләр үтәдек. Аннан соң алдыбызга төгәлрәк, җаваплырак бурычлар куелды. Анда дошман белән күзгә-күз очрашырга туры килде, - дип гомеренә куркыныч янаган көннәрне сөйләде “Шайтан”.
Дошман белән күзгә-күз очрашуы дигәне, командирның чираттагы боерыгын үтәп кайтканда була – “капкынга” эләгәләр. Артларыннан “кара кошлар” куалый, безнең ир-егетләр, алардан качарга теләп, окопка сикерәләр, ә анда дошман солдатлары каршы ала. Барысы да шок хәлендә калалар. Бәхеткә, окоп озын һәм борылмалы булып, җир астына кереп китү юллары белән казылган була. Тиз-тиз качарга омтылган безнең солдатлар артыннан дошман гранаталар ташлый башлый.
– Үземә алдан ук сүз бирдем: үлсәм, үләм, тик беркайчан да әсирлеккә төшмим, дидем. Моның өчен һәрвакыт бер гранатаны запаска калдыра идем. Әгәр дә секундлар эчендә каршы һөҗүм башламаган булсак, безнең белән ни булган булыр иде, кем белгән, - дип сөйләде безгә сугышчы.
Тагын бер “капкынга” эләгү тарихы аның күңеленә уелып калган. Билгеле бер территориянең куркынычсызлыгын саклаганда командирның әйтүе буенча алар үзебезнекеләрнең колоннасын көтәләр. Ләкин... аның урынына дошман колоннасы килә. Ике якта да көчле ут ачалар. Ул бәрелешнең минутлары сәгатькә тиң була. Ниһаять, дошманнар тынычлангач, үзе дә көч-хәл белән исән калган “Шайтан” яралы солдатларга беренче медицина ярдәме күрсәтә башлый. Монда армиядә алган медсанчасть дәресләре ярдәмгә килә: кайсына укол кадый, икенчеләренең ярасын бәйли. Шулай итеп, яралыларны эвакуацияләү бригадасы килеп җиткәнче унга якын кешенең гомерен коткара. Андый чаклар күп була инде. Гыйнвар аенда төнлә минада шартлап җәрәхәтләнгән ике саперны куркыныч позициядән алып чыкканы истә. Берсенең аягы тездән өзелгән була. Аларны госпитальгә озаткач, хәбәрләрен белешеп тора. Әлеге солдатларның гаиләсе, балалары янына исән кайтуына әле дә шатлана.
“Шайтан” үзе дә шул дрон җибәргән снарядтан зыян күреп, озак кына дәвалау курслары уза. Бер аягы белән атлый алмыйча туган якларына кайта. Әтисе белән өйдә генә очрашалар.
– Әти аякка бастырды, дисәм дә була, өстәмә операцияне Мәскәүдә ясатырга күндерде, акча да бирде. Үзе дә озакламый яраланып кайтты, - диде егет.
Бүгенге көндә егет аякка баскан, укый, эшли. Киләчәк буынга батырлык дәресләре бирә, төрле спорт чараларында катнаша. Ә әтисенең ярасы үзәк нерв системасы белән бәйле, хәтере юк. Алар икесе дә махсус хәрби операция ветераннары. Бер гаиләдән ил якларга киткән ике батыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев