Татарстанда хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең утынга чыгымнары компенсацияләнәчәк
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының утынга чыгымнарының 50 процентын компенсацияли башларга планлаштыралар.
ТР Министрлар Кабинетының карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документта әйтелгәнчә, бу ярдәм чарасы үзәк җылыту системасына тоташтырылмаган яисә газ һәм электр җылыту җайланмалары булмаган йортларда яшәүчеләргә кагылачак. Компенсация бер хуҗалыкка елына 10 кубометрга кадәр күләмдә сатып алынган утын өчен түләнәчәк.
Хәрбиләрнең туганнары хәрби хезмәткәр яки ирекле сугышчы һәлак булган яки хәбәрсез югалган очракта гына түгел, ә ул хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң махсус операциядә алган җәрәхәтләре яисә авырулары нәтиҗәсендә вафат булган очракта да компенсация ала ала. Компенсация гариза бирүченең соңгы өч елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычлары булмаган очракта бирелә.
Компенсацияне түләү яки түләмәү турындагы карарны гариза бирүченең яшәү урыны буенча урнашкан Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәләре кабул итәчәк.
Компенсацияне 2026 елның 1 декабреннән бирә башларга җыеналар.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-xarbilarnen-ham-alarnyn-gailalarenen-utynga-cygymnary-kompensaciyalanacak-5925837
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев