Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанның ике районында көрән аюга ау сезоны ачарга мөмкиннәр. Буага якын территориядә ул былтыр “фотоловушкага” эләккән иде

Татарстан Рәисенең республикада көрән аюга ау сезоны ачу турында указы проекты Россия Табигать министрлыгы белән килештерелә, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Ул хуплау тапканда, 1 августтан Татарстанда соңгы йөзьеллык дәвамында беренче тапкыр аюга ау игълан ителергә мөмкин. Дөрес әлегә Мамамдыш һәм Балык Бистәсе районнарында гына. Анда алар иң күп үрчегән. Ау лимиты – елга 7  баш җәнлеккә кадәр. Элек көрән аюлар Кызыл Китапка кертелгән иде, хәзер алар аннан чыгарылган. Экологлар мәгълүматына караганда, республикада көрән аюлар саны 90га җитеп килә.

Сүз уңаеннан, былтыр Тәтеш районының Буа районы белән чиктәш Тоншерма  урманында аю экологлар куйган фотоловушкага эләккән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев