«Тормыштагы һәр нәрсә акча белән үлчәнми»: Буа районында туып-үскән Ринат Рахматуллин махсус хәрби операциядә булган дустына бүләк ясаган
Популяр татар җырчысы, безнең якташыбыз Ринат Рахматуллин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче дусты Альбертка бүләк ясаган. Аның сүзләренчә, берничә көн элек дусты белән телефоннан сөйләшкәндә, аңа улының туе булачагын, ә үзе хәрби хезмәткәрнең анда була алмаячагын белгән.
— Тормыштагы һәр нәрсә акча белән үлчәнми. Телефоннан шалтыратканда, Альбертның улының туена бара алмавын белгәч, миңа чын күңелдән яшьләрне дә, аларның якыннарын да сөендерәсем килде. Мин алар өчен кечкенә бер бүләк әзерләдем һәм бәйрәмдә чыгыш ясадым. Яхшы эшләр беркайчан да югалмый. Хәтта бер яхшы эш кешене бәла-казадан коткара ала. Әгәр дә минем кечкенә генә чыгышым яшьләрнең күңелендә яхшы истәлек булып калса, мин бәхетле булырмын, — дип язган Ринат Рахматуллин социаль челтәрләрдә.
Артист туйда үзенең берничә популяр җырын башкарган һәм яшьләрне котлаган. Барлык катнашучылар да танылган җырлар астында биегәннәр һәм җырчыны күрүләренә шат булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев