Укучың дәвамчың булганда. Буаның 2 номерлы лицее чыгарылышлары арасында дистәләгән кеше мәгариф системасында эшли
Алтын юбилее елында шәһәрнең 2 номерлы лицеен тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлаган кичәге укучылар турында горурланып сөйлисе килә.

Бу укытучыларның тырышлыгы, хезмәтләре эзсез узмауга иң яхшы раслау булып тора. Лицей диварларында укытучы һөнәренә карата мәхәббәт уянган элеккеге укучылар бүген районда, аннан читтә мәгариф өлкәсендә уңышлы хезмәт куялар. Мәсәлән, төрле еллардагы чыгарылышлардан Буа районында һәм шәһәрендә 12 кеше башлангыч сыйныфлар укытучысы, 4есе математика һәм информатика, 3се - биология, 2се - рус теле һәм әдәбияты, 2се - туган тел, 2се –инглиз теле, 2се - тарих, 1се - физика, 1се - география, 1се хезмәт укыта, 2 кеше –физикультура укытучысы һәм тренер. Арада аерым категория чыгарылышлар да бар – алар туган диварларга яңа статуста әйләнеп кайтучылар – үз мәктәбендә укытучылар.
Мәсәлән, Ранис Әхмәтов (1988 елгы чыгарылыштан) озак еллар директор булып эшләде. Светлана Победимская (1956 елгы чыгарылыштан) география укыта һәм бүгенге көндә шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе директоры. Резеда Абидуллина (1984 елгы чыгарылыштан) шәһәрнең “АБВГДЕЙКа” балалар бакчасы мөдире.
Уку йортты районнан читтә мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән укучылары белән дә ихлас горурлана. Аның чыгарылышлары арасында Айдар Ишморатов (1987 елгы чыгарылыштан) юридик фәннәр кандидаты, Россия Дәүләт Правосудие университеты доценты, Римма Ханмурзина (1998 елгы чыгарылыштан) Казан Инновацияле университеты деканының тәрбия эшләре буенча урынбасары, Камилә Сәйфетдинова Ульяновскта шәхси мәктәп директоры, УлГПУның информатика кафедрасы өлкән укытучысы.
Хәзерге вакытта лицейның укытучылар коллективында сигез кеше – үз чыгарылышлары. Болар: Гөлнур Измайлова, Лилия Хәйруллина, Галина Горбунова, Динә Халитова, Алсу Вәлиәхмәтова, Людмила Насейкина, Елизавета Степанова, Илзирә Шакүрова, Яна Сонинская.

Светлана Евгеньевна хәтерендә мәктәп еллары дус сыйныфы, олимпиадалардан алып концертларга кадәр актив катнашулары белән истә калган. Аның иң яраткан урыны китапханә була. Укытучы еллар аша укытучыларына үзләренә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерә. Алар белем генә биреп калмыйча, хөрмәт итәргә, җаваплылыкка өйрәттеләр, ди ул. Бүген аның җаваплы вазифасы уку-укыту процессын гына оештырып калмыйча, балалар һәм педагоглар өчен уңайлы, куркынычсыз даирә булдырудан да гыйбарәт. “Мин бүгенге укучыларымны да үзеңне табудан, яңалыктан куркмаска өйрәтәм”, - ди ул.

Талия Илясовна тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Ул яшьтән үк белемгә омтыла, тарих белән кызыксына. Югары уку йортын “отлично”га тәмамлап, 39 ел гомерен белем бирүгә багышлый. Ул югары квалификацияле категорияле укытучы. Үз дәресләрендә укучыларын даталар ятларга түгел, ә тарихның мантыйгын аңларга, вакыйгаларның сәбәпләрен өйрәнергә, анализларга өйрәтә. Аның принцибы: “Киләчәкне төзү өчен үткәнне белергә”. 2006 елда Талия Ильясовна ПНПОда җиңүче, ул укучыларының җәмгыять белеме һәм хокук буенча Бөтенроссия олимпиадаларының региональ этабында призлы урыннар алулары өчен Татарстан Мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2012 елда аңа “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, 2016 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы тапшырыла. 2011-2014 елларда Талия Рәхмәтуллина “Безнең иң яхшы укытучы” булып таныла. 2022 елда ул “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек була.

Гөлнур Шәүкәтовна туган мәктәбендә инглиз һәм немец телләре укыта. Ул тәртипле укучы була, сыйныфта өлгереш өчен җаваплы була, уку секторы ролен үти. Шул ук вакытта мәктәп чараларында актив катнаша, алып баручы ролендә була. Ул рус теле, инглиз теле, математика дәресләрен көтеп алуын әйтә. Ә беренче укытучысы Римма Артемьевна аңарда укытучы һөнәренә карата мәхәббәт уята. Ә чит телләрне яратуы кызның язмышын хәл итә. Гөлнур Шәүкәтовна, әлеге юнәлештә югары белем алып, 37 елдан бирле балаларга белем бирә. Аның фикеренчә, мәктәптә укучыга белем бирүдән тыш, аңарда җаваплылык, дисциплиналылык һәм үз-үзенә ышану тәрбияләргә кирәк. Бу – уңышка ачкыч.

Миләүшә Әнәсовна – башлангычлар укыта. Бүгенге көндә ул шәһәрнең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә белем бирә. Үзенең мәктәп елларын да җылылык белән искә ала. Бигрәк тә тарих, химия дәресләре күңеленә һуш килә. Педагоглык “оеткысы” салган укытучыларына һаман да рәхмәтле булуын әйтә. Бүгенге укучыларында “Сезнең алда бихисап мөмкинлекләр. Курыкмыйча үзегезне сынап карагыз”, дип өнди.

Алсу Касыймовна хезмәт һәм рәсем сәнгате укытучысы. 2 номерлы мәктәпне 1992 елда Көмеш медальгә тәмамлый. Вуз тәмамлап, читтә яшәп, 1999 елда туган Буага әйләнеп кайта. 10 ел 3 номерлы мәктәптә укыта, Соңгы унҗиде елда туган мәктәбендә укытучы булып эшли.

Илзирә Рәмисовна 2 номерлы лицейда информатика һәм математика укыта. Уку еллары тырышып дәресләрне тырышып үзләштерүдән тыш, бию белән мавыгулар белән истә калган. Информатика укытучысы Анастасия Валерьевнаның “Син булдырасың. Сиңа ышанам”, дигән хәер-фатыйхасы белән югары уку йортына керә. Аннары балалар белән эшлисе килүен аңлый. Карьерасын 5 номерлы гимназиядә башлый, ике елдан соң туган мәктәбенә килә. Бүген ул бай белемен яраткан укучылары белән бүлешә һәм аларны курыкмаска, югалып калмаска рухландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев