Кичә, бүген, иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буа шәһәрендә юлларны чокырлы ремонтлауга керештеләр
Эшчеләр һәм юл техникасы соңгы ике көндә шәһәрнең Р.Люксембург урамында эшли.
-
2023 елда Татарстанда 1500 кеше озак еллар эшләп туплаган стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыкты
2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты
-
Бүген Буада Марат Садыйков истәлегенә узган көрәш ярышында абсолют батырга суыткыч тапшырылды (фото)
Бүген Буада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков истәлегенә көрәш ярышы узды.
-
Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча 2023 елда 432 яшь гаилә торак алды
Үткән 2023 елда «Яшь гаилә» программасы буенча Татарстанда 432 яшь гаилә тораклы булды.
-
Гайфуллиннарның зур гаиләсе шәһәрне авылга алмаштырган
Күл Черкене авылыннан Наилә һәм Марат белән алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
-
Рамазан аенда мәчеткә тэравих намазларына йөргән буалы балаларга велосипедлар буләк иттеләр
Ураза гаетендә Буаның үзәк паркында балалар өчен бәйрәм узды.
-
«Созвездие-Йолдызлык» бәйгесенең «Уникс» та узачак республика финалына Буадан ундүрт номер сайлап алынган
Әлеге бәйгенең республика финалы Казанда 13 апрельдән алып 18 апрельгә кадәр узачак
-
Иртәгә Буада шәһәр автобусында йөрү бушлай булачак
9 апрельдә шәһәр маршрут транспорты пассажирларыннан юл йөрү өчен акча алынмаячак.
-
«Татарстан Республикасының иң дәртле эйдэманы» Буа шәһәренең 1 номерлы мәктәбендә укый
6 апрельдә «Азино» балалар иҗаты үзәге базасында «Иситкеч эйдэман-2024» республика отряд вожатыйлары конкурсының финалы узды.
-
Буадан ике команда КВН сайлап алу турында Татарстан Лигасына юллама алды
ТР КВН һәм «Эйдэ, ШаяРТ» КВН Татар лигасының сайлап алу этабы Буа мэдэни үзәгендэ узды
-
Казан һәм Чаллыда илкүләм проект буенча 19 «акыллы» светофор урнаштырылачак
Быел Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 19 интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) – «акыллы» светофорлар барлыкка киләчәк. Алар «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә кертеләчәк.
-
Буада территорияләрне масштаблы җыештыруга керештеләр
Районда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башланып китте.
-
Татарстанда «Татарча мем» бәйгесенә старт бирелә
«Татарча мемнар» график сурәтләмәләр һәм видеороликлар бәйгесе балалалар һәм зурлар арасында үткәрелә.
-
Күперләр су астында калды
Әле кичә генә Зөя елгасы аша Кыят һәм Килдураз авыллары янындагы күперләр өстенә су җитәргә 30 сантиметр тирәсе бар иде.
-
2024 ел башыннан 225 меңнән артык татарстанлы Социаль фонд хезмәтләреннән электрон форматта файдаланды
Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә.