Бүген буалылар төрле мәйданнарда агач утырту буенча зур акциягә чыкты.

Шәһәрнең Үзәк паркында, Яшьләр паркында һәм шәһәр кырыендагы пляж территориясендә барлыгы меңәрләгән төп төрле агачлар утыртылды.

Район башлыгы Ранис Камәртдинов бүгенге акциядә коллегалары белән пляж территориясендә булды. Биредә төрле зурлыктагы ылыслы порода агачлар утыртылды.
— Быел көз кояшлы көннәре белән сөендерә. Районда агач утырту эшенең инде берничәнче этабы бара. Бүген менә буалылар паркларда һәм биредә агачлар утырталар. Моның өчен төрле төр агачлар юнәлтелде. 3 меңнән күбрәк яшь төпләр, 200 төп зуррак төп агачлар утыртылды. Без бүген администрация коллективы, районның мәдәният, спорт, яшьләр бүлеге коллективлары һәм башка учреждениеләр белән бергә эшлибез. Әлбәттә, алар үсеп китеп, шәһәрне ямьләндерсен, һавабызны сафландырсын, дигән теләк белән тырышабыз. Бу эштә гаиләләре белән килүчеләр дә бар. СВОда хезмәт итүче батырларның хатыннары, гаиләләре дә килде. Башкаларны да теләктәшлек күрсәтергә чакырам, — диде ул.

Шәһәрнең Үзәк паркында агач утыртуда Буа районы буенча Ватан сакчылары гаиләләре комитеты активистлары да катнашты. Шулай ук авыл җирлекләрендә дә районны яшелләндерү эше дәвам итте.
Нет комментариев