Кичә, бүген, иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 елда инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә 13 мең ял көне өчен акча түләгән
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.
-
Илкүләм проект буенча Казанда сугыш геройлары исемен йөрткән урамнар ремонтланачак
2024 елда Казанның Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән Гаврилов һәм Заслонов урамнарына ремонт ясалачак. Бу ремонт эшләре илкүләм проект нигезендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан үткәрелә.
-
Салават Фәрит Садриевны бүләкләде
«Тантана»ның тагын бер номинациясе бүләгенә Буа дәүләт драма театры директоры урынбасары Фәрит Садриев ия булды.
-
Буа дәүләт драма театрына «Бердәм Россия» махсус призы тапшырылды
Коллектив аңа Буа дәүләт драма театрында узган «Тантана» премиясен тапшыру тантанасында лаек булды.
-
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча 298 меңнән артык пособие түләгән
2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды.
-
Татарстанда эпилепсия белән авырулыларга зур игътибар бирелә
Тулаем республикада 5 мең чамасы — өлкәннәр һәм 2 меңгә якын балалар эпилепсиягә дучар. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр һәм статистика белән таныштырдылар.
-
Казанда ТЭФ-2024 үтәчәк
3-5 апрельдә «Казан Экспо» территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Халыкара форум узачак. Форум кысаларында 30 артык эшлекле чара булачак. Форумның төп темасының берсе — технологик суверенитет, илебезнең энергия машина төзелешен үстерү булачак.
-
Татарстан керемнәр буенча лидерлар дүртлегенә керде
Агымдагы 2024 елның 1 мартына республиканың берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 69,2 млрд сум тәшкил иткән. Аерым алганда республика бюджетына — 58,6 млрд сум, җирле бюджетларга — 10,6 млрд. керем булган.
-
Татарстанда 2024 елда тәрбиягә бала алган 70тән артык гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алган
Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.
-
Татарстанда «Ел казанышы» республика премиясе җиңүчеләрен игълан итәчәкләр
Татарстанда «Ел казанышы» республика премиясе җиңүчеләрен игълан итәчәкләр
-
Татарстанда эшмәкәрләргә хисап тапшыру хезмәтеннән бушлай файдалану мөмкинлеге бирелә
Татарстанда эшмәкәрләр бер календарь елына хисаплар тапшыру өчен сервиска бушлай керә алачак. Әлеге мөмкинлек «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителә.
-
2024 елда Татарстанда 7 меңнән артык хатын-кыз бала табу сертификатлары буенча хезмәтләрдән файдаланды
Агымдагы елда Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.
-
Буа ОБХССы хезмәткәре ничек интернат балаларыныкын урлаган затларны ачыклый һәм диспансер баш табибын төрмәгә утырта
Мөнир Вәлиев үзе тикшерү алып барган эшләр хакында әле дә тыныч кына сөйли алмый.
-
Татарстанда нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары 14 спектакль күрсәтәчәкләр
27 марттан 4 апрельгә кадәр Түбән Камада Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналагы үткәреләчәк. Агымдагы елда проект икенче тапкыр оештырылуын матбугат конференциясендә билгеләделәр.
-
Быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 833 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла
2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү, илкүләм проект программасының гамәлгә ашырылу барышы хакында матбугат конференциясендә сөйләделәр.