Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов иминлек, җир һәм яшь белгечләр турында сөйләде
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов иминлек, җир һәм яшь белгечләр турында сөйләде

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән узган айлык киңәшмәдә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов аграрийлар өчен бүгенге көндә аеруча мөһим булган төп мәсьәләләрне тикшерде.

Беренче чиратта, ул хезмәт иминлеге таләпләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Урып-җыю кампаниясе кызганнан-кызган чак — бу техникага һәм кешеләргә иң зур йөкләнеш вакыты. Районда булган соңгы фаҗига авыл хуҗалыгы техникасы белән эшләгәндә хатаның бәясе ни дәрәҗәдә югары булуын ачык күрсәтте. Хуҗалык җитәкчеләренә хезмәткәрләрнең иминлеген контрольдә тотуны көчәйтергә киңәш ителде.

Аерым алганда, җир документларын рәсмиләштерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Район башлыгы предприятие җитәкчеләрен хокукый документларны дөрес рәсмиләштерүгә аеруча игътибар бирергә чакырды. Бу — гади формальлек кенә түгел: җирнең ничек рәсмиләштерелүенә һәм аның кулланылышы документларга туры килү-килмәвенә дәүләт ярдәме һәм субсидияләр алу мөмкинлеге турыдан-туры бәйле.

Чыгышын тәмамлап, Ранис Камартдинов яшьләргә мөрәҗәгать итте:

-Бүгенге авыл хуҗалыгы — ул заманча техника, технологияләр һәм чын мөмкинлекләр. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: укыгыз, бу өлкәдә үзегезне сынап карагыз. Туган ягыгызга кайтыгыз — безгә сезнең белемнәрегез, энергиягез һәм яңа идеяләрегез кирәк. Бергәләп районыбызны үстерәчәкбез, – диде Ранис Камәртдинов.


Нет комментариев