Буалыларның СВОга “көпчәкле” ярдәме
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыларның СВОга “көпчәкле” ярдәме

Районның гуманитар штабы хәбәре буенча анда 18 тапкыр йөк озатылды, шул исәптән автомобильләр дә.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова белдерүенчә, штабтан барлыгы 34 транспорт җибәрелгән, шуларның икесе мотоцикл. Калганнары - “Шевроле Нива”, “Нива”, “УАЗ” һәм башкалар.

– Сугышчы ир-егетләр без төяп килгән автомобильләрне, алдан хәбәрләшеп, билгеләнгән урыннарга чыгып алалар. Алар техниканы үзләренә йөрергә, яралы солдатларны ташырга, кирәк-яраклар алып барырга сорыйлар, - диде Лилия Назыйм кызы.

Соңгы вакытларда районнан киткән машиналар тагын бер хәрби бурыч үти башлаганнар – мобиль утлы төркемнәр өчен кулланылалар. Төгәлрәк әйткәндә, машинаның өске өлеше – люгы киселә, шуннан пулемет чыгарып урнаштырыла. Бу оперативлык өчен мөһим. Әгәр дә юлда барганда һөҗүм итә башласалар, безнекеләр шунда ук каршы ут ачалар. Автомобильләрне районның төрле оешмапредприятиеләре җибәрә. Шундыйларның берсе – Буа ветеринария техникумы. Коллектив гуманитар йөкнең чираттагы бер партиясендә “Шевроле Нива” автомобиле җибәргән иде.

– Коллегаларым белән б е р г ә с ө й л ә ш е п к а б ул ителгән уртак карар булды ул. Шул автомобильдә безнең  автомәктәптә белем алучы курсантлар йөртү осталыгына өйрәнде. Машина тулы әзерлек белән китсен өчен капиталь ремонтладык, - диде директор Илдар Гыйниятуллин.

Шул рәвешле районнан кулланган транспортны, запас часть “сорамасын” өчен, моннан ук төзәтеп җибәрәләр. Бу көннәрдә Буа мөхтәсибәте дә әлеге мәшәкатьләр белән мәшгуль. Алар “Нива” автомобилен төзәтәләр. “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов сүзләренә караганда, мөхтәсибәттән моңа кадәр “Урал” мотоциклы җибәрелгән. Әлеге кулланылган транспорт төрле мәхәлләләрдән җыелган акчага сатып алынган. Ә илтүе республика мөфтияте аша җибәрелә. Шулай ук район православие динендәге буалылар биргән акчага да Казан епархиясе аша СВОга “көпчәкле” ярдәм китә. Моннан тыш район волонтерлары да автомобильләр җибәреп тора. Шундыйлардан – шәһәрнең Вокзал урамында урнашкан Ксения һәм Михаил Баранцевларның штабыннан 15тән күбрәк машина киткән. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, Михаил техниканы Кременная, Угледар, Донецк, Дебальцево, Сватово һәм башка шәһәрләр юнәлешенә үзе алып барган. “УАЗ”да

Донецкка кадәр

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә махсус хәрби операция зонасыннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган видео урнаштырылды. Анда хәрбиләр шәхси состав исеменнән Буа шикәр заводына рәхмәт сүзләре ирештергәннәр.

- Без Буа шикәр заводы исеменә “УАЗ” автомобиле өчен зур рәхмәт җиткерәбез. Ул шушы көннәрдә килеп иреште. Әлеге видеоязма алар адресына барып җитәр, дип уйлыйбыз. “УАЗ” автомобиле теләсә нинди юлны да үтә алуы белән аерылып тора. Ул безгә шәхси составны йөртү һәм кирәкле йөкне ташу өчен бик кирәк. Сезнең ярдәм җиткерелгән заданиене ахыргача башкарып чыгарга һәрвакыт булышачак, - дип сөйли анда хәрби.

Шуны искәртәсебез килә, әлеге дивизионда безнең Буа егетләре хезмәт итәләр. Алар районда СВОга гуманитар ярдәм җыю һәм аны хәрбиләргә илтеп тапшыру белән шөгыльләнүче волонтерлар Айдар Хәмитовка һәм Гүзәл Җаббаровага мөрәҗәгать иткәннәр. Егетләрнең бу үтенече телефоннан телефонга яшен тизлеге белән тарала һәм шикәр заводы администрациясе ярдәм итәргә карар кыла. “УАЗ”ны Буа егетләре, e СВОга инде әллә ничә автомобиль ремонтлап бирүче әтиле-уллы Фердинант һәм Илнур (фамилияләрен язмавыбызны үтенделәр) “инә күзеннән чыгарып” ремонтлыйлар. Иң мөһиме - “УАЗ” үзе барып җитәргә тиеш! Хәрби якташыбыз шулай итеп Буадан аңа утырып китеп, барып җитә. Бу - безнең районнан халыктан җыелган акчага автомобиль юнәтеп, аны иң авыр шартларда да йөрерлек итеп ремонтлап биргән очракларның бер генә мисалы.

- Юк, ничә автомобиль юллап озаттык, санаган юк. Әлләничә дистә, дип кенә әйтә алам. Иң мөһиме кеше битараф түгел. Без телефон статусларына, егетләргә шундый автомобиль кирәк, дип хәбәр куябыз. Кемдер акчалата ярдәм итәргә әзер, икенчесе очсыз бәядән генә берәүдә шундый транспорт бар, дип хәбәр итә. Ә үзебезнең арада теләсә нинди хәлдәге транспортны ремонтлап чыга алырлык дуслар бар. Кемнеңдер, ярдәм итә алмаса да, “ничек, әле күпме акча кирәк соң?” дип борчылуыннан да рәхәт булып китә кайвакыт. Иң мөһиме - без бергә һәм күп кеше битараф түгел, - диде Айдар Хәмитов, ярдәм, үзләре турында бик ачылып сөйләргә яратмаса да.

Автомобильләрнең бик еш көпчәкләре эштән чыга. Соңгы тапкыр районның гуманитар йөк штабыннан озатылган ярдәм белән “Камаз” һәм "УАЗ" автомобильләренә 2 пар шина, “Нива” автомобиленә - 3, “Урал” автомобиленә 1 шина алып барганнар. Монда да даими ярдәмгә килүче райондашларыбыз бар. Шәһәрдән Әмир Фәсхетдинов бик еш ярдәм итә. "Автобаня" кибете исеменнән 11 данә шина китерделәр, диделәр волонтерлар. Бүген СВОда хезмәт итүче райондашыбыз Гакыйл Камалетдинов, шәхси үтенече буенча “Урал” автомобиленә көпчәкләр алып килеп җиткергәннәре өчен, рәхмәт сүзләре белән сугарылган видеоязма җибәрде. Бүгенге көнгә кадәр тамчылап җыелган ярдәм тау күчерерлек көчкә әзерелә. Иң мөһиме, без битараф түгел.

Җиңүгә кадәр бергә!

Ярдәм кирәк Район гуманитар штабы эшләвен дәвам итә. Тиздән волонтерлар тагын СВО зонасына ярдәм илтергә барырга тиешләр. Шуңа штабта чираттагы партия йөк җибәрергә кирәкяраклар җыялар. Һәрвакыттагыча генераторлар, бензопилалар, квадрокоптерлар, маскировкалау челтәрләре һәм башкалар кирәк. Ир-егетләргә булышырга һәрберебез үз өлешен кертә ала. Тамчыдан күл җыела, диләр. Район гуманитар штабы Буа шәһәре, 31 йорт (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында) адресы буенча урнашкан. Бирегә һәр теләгән кеше кирәк-яракларны китерә ала.

Белешмә өчен телефон: 89393353070


Нет комментариев