Алтынчы елын эшләүче яшь укытучы барлык нәтиҗәләр буенча икенче урын алды, ә “Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу” номинациясендә абсолют җиңүче булды.
Талантлы якташыбыз белән якыннан таныштырып китик. Тумышы белән Карлыдан ул. Әлеге авылда тугызъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң укуын Буаның М. Вах и т о в и с е м е н д ә г е гимназиясендә дәвам иткән.
– Әлеге һөнәргә беренче укытучым образына гашыйк булу алып килде, ә татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәтне Карлыда белем биргән Ләйсән Җамалетдинова һәм гимназиядә укыткан Лилия Җәләлова уятты. Унберенчедән соң һич икеләнмичә алар юлыннан китәргә булдым һәм моның дөрес сайлау булуына инана гына барам, – ди ул.
Резидә Казан федераль университеты бакалавриатын, аннан эшлиэшли магистратураны тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы белгечлеген алып чыга. Хезмәт юлын әле башлап кына килгән яшь мөгаллим моңа кадәр дә үзен танытырга өлгергән инде. Казан шәһәре, башкаланың Совет районы мәгариф идарәләренең, туган телләр Институтының, Т а т а р с т а н н ы ң М ә г а р и ф һ ә м ф ә н м и н и с т р л ы г ы н ы ң Мактау гармоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булган, “Безнең яңа укытучы” грантын откан. Ә узган елның ноябреннән балаларга белем бирү белән беррәттән “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” V Бөтенроссия һөнәри конкурсы ритмында да “яши” башлаган. Катнашып карыйм, дип алынган кыз район, шәһәр, зона, республика этапларында уңышлы чыгыш ясап, март азагында туган төбәген ил күләмендә яклау хокукы яулаган. Ә яңа уку елы башында Липецк шәһәренә әлеге максат белән мөгаллимнәр илнең 87 регионыннан җыелган. Бу зур сан үзе үк “Иң яхшы укытучы” исемен дәгъвалауның нинди зур җаваплылык булуын, белем һәм осталык, ныклы әзерлек һәм рухи ныклык таләп итүен ачык күрсәтә.
– Бер конкурс та җиңел бирелми. Дулкынлану, курку юк түгел. Аннан көндәшләр дә берничә этапны узып килгәннәр бит. Арада бик тәҗрибәлеләре бар. Шулай да җиңеләсе килми. Башта беренче унбишлеккә, аннан бишлеккә керү өчен тырыштым. Боларына ирешкәч урын алырга теләдем. Максатыма ирештем. Миңа бирелгән ышанычны аклый алуыма шатмын, – ди ул.
Ә моңа килеп җитү ө ч е н а ң а б е р н и ч ә көнгә сузылган бәйгедә җиренә җиткереп дәрес үткәрергә, укытучыларга мастер-класс күрсәтергә, матбугат очрашуында төрле сорауларга җавап бирергә туры килгән. Резидә соңгысында Татарстанда татар телен үстерү буенча эшләп килүче проектлар хакында да сөйләгән. Моңа үзенең дә өлеш кертәсе килә. Казанда күптән түгел ачылган Укытучылар йортында берәр проект уйлап табарга тели. Тагын үзе кебек конкурсларда катнашканнар белән бергә монда беренче адымнарын ясаучыларга ярдәм итәр өчен команда төзергә планлаштыралар.
– Ярдәм, синең өчен җан атучылар булу, аларны тою бик кирәк. Ул үзүзеңә ышанычны арттыра. Мин теләктәшлек белдергән һәркемгә – министрлыкка, Савет районы мәгариф идарәсенә, коллегаларыма, әти-әниемә, якыннарыма, минем белән барган зур командама һәм “Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу” номинациясе барышында тавыш биргән татарстанлыларга чиксез рәхмәтле, – ди Резидә.
Аны котлау өчен тагын бер форсат бар – конкурстан кайткач, тәбрикләү өчен Республиканың Мәгариф министрлыгына чакырып, “Яшь мөгаллим” күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр. Резидә Зөфәр кызы алга таба да татар телен популярлаштыру өстендә армый-талмый эшләргә тели. Моңа телне ярату аша гына ирешергә мөмкин, дип саный.
– Иң мөһиме – үзебез матур итеп татарча сөйләшергә тиешбез, – ди ул.
Дәресләрендә исә интерактив уеннар, рольле уеннар куллана. Квест-дәресләр, цифрлы платформалар балаларда телне өйрәнүгә зур кызыксыну уята, ди. Райондашыбыз - ны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулавын телибез!
Нет комментариев