Татарстанның атказанган табибы Фәридә Сабитовага быел август аенда сиксән яшь тулды.
Ул әле сафта: элеккегечә көнгә дистәләгән нәни пациент кабул итә, дәвалый, ярты гасырдан күбрәк тәҗрибәсе белән бүлешә, үҗәтләнеп санлы технологияләрне үзләштерә.
Яши һәм эшли. Совет чоры “чәчәк атканда” ак халат кигән Фәридә Абдрахмановнаның бүгенгене һәм кичәгене төгәл чагыштырырлык еллары-байлыгы бар. Хөрмәтле докторның кызыклы фикерләре юбилее уңаеннан оештырылган эксклюзив интервьюда.

- Фәридә Абдрахмановна, Сез, минемчә, кайчандыр япь-яшь килеш бик дөрес сайлау ясагансыз - гомерлек һөнәр сайлый белгәнсез. Бу нәселдәнме, әллә хыялыгыз идеме?
- Якыннарым, туганнарым арасында медицина хезмәткәрләре булганны, юк, хәтерләмим. Шәһәрнең Луначарский исемендәге мәктәбенең чыгарылыш сыйныфында укыганда һөнәр сайлау турында уйлана башладык. Иптәш кызым белән табиб булырга карар кылдык. Укуыбыз әйбәт иде. Кешеләргә файдалы булырга, үзебезне медицинага багышларга, дидек. Ул чакта яшьләр арасында идея көчле иде. Дус кызым белән документларны Казан дәүләт медицина институтына тапшырдык. Бу 1963нче ел иде. Аннан имтиханнан имтиханга еллар үтә торды. Педиатр дипломы алдым.
- Аннары туп-туры Буага кайттыгызмы?
- Юк, беренче пациентларымны Тәтеш район дәваханәсендә кабул иттем. Эшкә шунда кайттым. Хәзер инде тәүге эш көнем турында тәфсилләп сөйли алмыйм. Әмма җиңел булмавы хәтердә. Ул чакта бит әле ординатуралар юк. Тәҗрибә дә юк. Коллегаларым булышты, үзем тырыштым. Бер елдан 70нче елда гаилә хәле буенча Буа район дәваханәсенә күчәргә туры килде. Коллегаларым белән ярдәмләшеп, киңәшеп эшләдек. Педиатрлар Зарият Фатыйховна, Фәния Камиловна белән тәҗрибә уртаклашып, иңгә-иң эшләдек. Җитәкчелек бервакытта да ярдәменнән ташламады. Шулай гомер буе бер урында, бер хезмәттә. Бүгенгәчә. Санап карасаң, 56 ел стаж җыела…
- Фәридә Абдрахмановна, Сез доктор булган көннән бүгенгә кадәр ярты гасырдан күбрәк вакыт узган. Эпохалар алмашкан. Кешеләр, пациентлар үзгәргән, эш шартлары. Искиткеч чагыштыру мөмкинлегегез бар. Ничек уйлыйсыз, бүгенге заман табибларына эшләргә авырракмы, әллә җитмешенче еллардамы?
- Хәзерге заманда эшләргә җиңелрәк, дип саныйм. Дагностикалау, тикшерү мөмкинлекләре күбрәк, компьютерлашу өстенлеге, республика клиникаларында эшләүче коллегалардан консультация алу мөмкинлеге күбрәк. Элек мондый мөмкинлекләр бик чикләнгән иде. Хәзер ял көннәрендә, төнлә дәваханәдә тулы команда табиблар кизү тора. Ә элек бер табиб иде. Ул педитар да, хирург та, терапевт та, реаниматог та. Күз алдына китерәсезме нинди зур җаваплылык булган. Ул чакта Буада яңа шикәр заводы, яшьләр килә, балалар күп туа. Участоклар зур. Шуның бер башыннан икенче башына җәяүләп чакыруларга бара идек. Блокнот адреслар белән чуарланган була. Ун ел дәвамында район педиатры да булып тордым.
- Компьютерлашу, дигәннән, Сезгә чын күңелдән комплимент әйтәсем килә. Бу яшьтә хәтта телефон төймәләренә басарга да авырсынучы өлкәннәр бар. Ә Сез хәзер компьютерсыз ике кулсыз кебек. Барлык документ тутырулар, “больничный” рәсмиләштерүләр бары тик компьютер аша. Үзләштерүе кыен булдымы?
- Замана таләбенә җавап бирергә кирәк икән, димәк, өйрәнергә, дидем үз-үземә. 2010 елда ук компьютерга өйрәтү курсларын тәмамладым. Әкренләп үзләштерәм. Мөгаен үҗәтлегем, медицинаны яратуым көч бирәдер миңа. Яшь коллегаларым да программаларны үзләштерергә ярдәм итәләр.
- Яшьләр, дигәннән, алар арасында үзегезне ничек хис итәсез?
- Бик уңайлы түгелдер, чөнки кыйммәтләр, мәнфәгатьләр аерыла. Берәүдән сораганнар бит, Сез яшь чагыгызга кайтыр идегезме, дип, юк, анда башка кешеләр, дигән. Әмма яшь коллегаларым тарафыннан зур хөрмәт һәм олылау тоям.
- Фәридә Абдрахмановна, вакыт белән пациентлар да үзгәрәме?
- Әйе, үзгәрә. Бүгенге әниләр күбрәк белергә тырышалар, үзләре дә балалары чирләре турында күп укыйлар, күбрәк аңлатуны таләп итәләр. Элек ничектер табибка соңгы чиктә генә мөрәҗәгать итәләр иде. Хәзерге әти-әниләр бала сәламәтлегендәге кечкенә үзгәрешләргә дә игътибарлырак, грамоталырак, дияр идем. Элек әниләргә хәтта ник вакытында кимәдегез, дип шелтә белдерергә дә туры килә иде.

- Сез бу озын юлны яшь кыз хыялы белән “Кешеләргә файда китерәм”, дип башлагансыз. Бүгенге көн күзлегеннән иң зур ирешүегез нинди дип уйлыйсыз?
- Күп еллык тәҗрибәм бар, дип уйлыйм. Кешеләр хөрмәте. “Сәламәтлек саклау отличнигы” исеме йөртәм. 2021 елда “Татарстанның атказанган табибы” исеме бирелде. Хезмәтем лаеклы бәяләнде, дип уйлыйм.
- Яңадан сайлау мөмкинлеге булса үткән юлыгызны кабатлар идегезме?
- Ике дә уйламыйча шушы ук юлны сайлар идем. Табиб, балалар докторы булыр идем.
Сорауларны Илсөяр Мөхәммәтҗанова бирде.
Нет комментариев