Әле аңа бүген дә нокта куелмаган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 сентябрьгә игеннәрне тагын 3 меңнән күбрәк гектарда җыеп бетерәсе бар
Көннәр инде бер атна тирәсе коры, җәйге кебек җылы торса да, игеннәр үсеп утырган кырлар кипми.
– Июль-август айларында 3 норма кадәр яңгыр яуды. Өске дым белән аскы дым тоташты. Бу туфракның өске катламының астан дымны суыруына китерә. Шуңа ачык булмаган урыннарда юеш, хәтта су тора, – ди “Авангард” агрофирмасы баш агрономы Хәмит Гыйматдинов.
Аның әйтүенчә, агрофирмада әле 600 гектар тирәсе мәйданда бөртеклеләрне җыясы бар. Алар, суктырып булмаган урыннарны калдырып торырга туры килгәнгә, төрлесе төрле кырда урнашкан. Бүген дә бер керү белән җыеп алып булмый. Башта кырыйларын урдыралар. Бер-ике көн җилләткәннән соң суктыралар. Ул арада урдырып булырлык мәйдан барлыкка килә. Менә шулай көненә 60-70 гектарда эш башкаралар. Алга таба яңгырлар булмаса, бәлки, процесс бераз тизләнер, дип өметләнәләр. Яңгырлар темпны гына түгел, уңыш күләмен, бөртекләр сыйфатын да киметкән. Уракны һәр гектардан уртача 45 центнер чыгыш белән башласалар, соңрак ул 35кә төшкән. Бүген исә 25 центнердан артмый. Сыйфатка килгәндә, хәзер җыелганнарында бөртекләрнең шытканнары күп. Аларны үзләрендә киптереп, аерым салалар. Аннан тикшертеп, зыянлы матдәләр барлыкка килмәгән очракта, симертүдәге терлекләргә ашатачаклар.
– Иң мөһиме – җитәрлек чәчүлек, пай җирләре өчен халыкка бирерлек иген алып кала алдык, – ди Хәмит Гыйматдинов.
Хуҗалыкта әле соя, бөртеккә кукуруз уңышын җыясы, көзге чәчүне төгәллисе бар. Соңгысына да урак белән бәйле рәвештә төзәтмәләр кертергә туры килгән. Район территориясендә 3096 гектарда чәчеләчәк уҗымнарның яртысының, кырларның юешлеге, 550 гектарда элгәрне җыеп алып булмавы аркасында, урыннары күчерелгән. Кыскасы, чәчү әйләнешен тулысынча саклау мөмкин булмаган. Орлыкларны җир куенына салуны 600 гектар тирәсе мәйданда үткәрәсе бар әле. Алдагы елларда агрофирмада бу эш нигездә 5 сентябрьгә беткән инде. Зур стаж лы аг р оном тәҗрибәсендә урак, көзге эшләр озакка сузылган еллар булса да, быелгыдай авырын хәтерләми. “Түбәсе ябылмаган” урак Яңгырлар аркасында бөртеклеләр уңышын җыю сентябрь азагына кадәр сузылды.
– Ел башыннан ук 2003 елга охшаш булды. Ул вакытта блокнотыма 29 сентябрьдә бодай суктыру төгәлләнде дип язып куйганмын. 30 сентябрьгә карабодай, тагын төгәл бер айдан кукуруз җыелып беткән. Шикәр чөгендере казуга 10 сентябрьдә керешкән булганбыз. Карлы яңгырлар 22 октябрьдән башланган, – ди ул.
А г р о ф и р м а д а ш и к ә р чөгендере дә алалар, силоска кукуруз да урдыралар. Монда да эш гадәти генә бармый. Автомобильләрне кырда йөртергә тракторлар кирәк. Мондый катлаулыклар, өстәмә чыгымнар барлык хуҗалыкларны сыный быел. Ә авыл хезмәтчәннәре аларга бирешми хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тырыша.
Нет комментариев