Әле дә сезон дәвам итә — табигать үзенең байлыгы белән юмарт бүлешә.
Районыбызның тәҗрибәле гөмбәчеләре Гөлчәчәк Кәлимуллина, Вера Әхмәтҗанова һәм Надежда Чикилева даими рәвештә урманга юл тоталар. Бу юлы алар Кият авылы янындагы урманда опята лисички җыйганнар.
Надежда Чикилева сүзләренчә, урманда лисички гөмбәләре әллә ни күп түгел, ә менә опяталар бик күп үсә. Гөмбәчеләр сезон дәвамында кыш буена җитәрлек гөмбә җыеп калырга өлгерә: бер өлешен бәйрәм табыннары өчен маринадлыйлар, икенчесен киптерәләр һәм туңдыралар. Киптерелгән гөмбәләр хуш исле ашлар, тәмле пицца, туклыклы бәлешләр һәм яшелчә салатлары өчен алыштыргысыз ингредиент булып тора. Шулай ук алар махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә дә киптереп җибәргәннәр.

Нет комментариев