"Батыр" спорт мәктәбендә Ринат Хәсәнов кул астында каратэ белән шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар 19-22 октябрь көннәрендә Чабаксар шәһәрендә узган "WKC"сигезенче Россия Кубогында уңышка ирештеләр. Россиянең 21 регионыннан җыелган 800 катнашучы арасында ката төрендә 8-9 яшьлекләрдән Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Камилла Чернеева беренче, 2 номерлы лицейдан Кирилл Сергейчев - өченче,...
"Батыр" спорт мәктәбендә Ринат Хәсәнов кул астында каратэ белән шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар 19-22 октябрь көннәрендә Чабаксар шәһәрендә узган "WKC"сигезенче Россия Кубогында уңышка ирештеләр. Россиянең 21 регионыннан җыелган 800 катнашучы арасында ката төрендә 8-9 яшьлекләрдән Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Камилла Чернеева беренче, 2 номерлы лицейдан Кирилл Сергейчев - өченче, 10-11 яшьлекләрдән 1 номерлы мәктәптән Николай Савельев - беренче, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Азамат Хәсәнов - икенче, 18 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында АСО (КСЮИ) студенты Миләүшә Латыйпова икенче урын яуладылар.
.jpg)
Нет комментариев