Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спартакиада старт алды

Үткән шимбә көнне район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре эшчеләре, хезмәткәрләре, җитәкчеләре арасында өченче "Сәламәтлек" спартакиадасы старт алды. Быел җиңүчеләрне шәһәрлеләр һәм авыллар арасында аерым билгеләячәкләр. Әллә шуңа да командалар беренче бәйгеләрдән үк җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Бу Спартакиадага старт биргән шорт-тректан ук ачык чагылды. Һәр команда анда иң яхшы шуучыларын (берәр ир-егет һәм...



Үткән шимбә көнне район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре эшчеләре, хезмәткәрләре, җитәкчеләре арасында өченче "Сәламәтлек" спартакиадасы старт алды. Быел җиңүчеләрне шәһәрлеләр һәм авыллар арасында аерым билгеләячәкләр. Әллә шуңа да командалар беренче бәйгеләрдән үк җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Бу Спартакиадага старт биргән шорт-тректан ук ачык чагылды. Һәр команда анда иң яхшы шуучыларын (берәр ир-егет һәм хатын-кыз) куйган. Хатын-кызлар "Арктика" бозын өч, ир-егетләр биш тапкыр әйләнделәр. Шулкадәр тиз шуучылар бар, хәтта күз дә иярми. Буа электр челтәрләреннән Сергей Ятокин, мәдәният идарәсеннән Алмаз Әхмәтов, ЗУЭСтан Олег Игошин - нәкъ шундыйлардан. Урыннарны да шул тәртиптә алдылар. Хатын-кызлардан дистанцияне беренче булып ЗУЭСтан Гүзәл Сергеева узды. Ветеринария техникумыннан Ләйсән Крылова икенче, шикәр заводыннан Гөл-сирә Хәйретдинова өченче нәтиҗә күрсәттеләр. Аңлашылганча, ЗУЭС бу бәйге-дән соң беренче баскычны биләде. Мәдәниятче-ләр икенчене һәм электрчылар - өченчене.
- Былтыргы Спартакиадада ЗУЭСка өченче урынга нибары бер балл җитмәде. Быел сынатмаска исәп. Һәрвакыттагыча, бөтен ярышларда катнашачакбыз, спортчыларыбыз аларга тырышып әзерлә-нәләр,- ди команда җитәкчесе Равил Насыйбуллин.
Авыллар да кимен куймый. Монда лидерлыкны былтыргы җиңүче Адав-Толымбай авыл җирлеге командасы алды. Аннан Айдар Саттаров беренче, Эльвира Гарипова өченче нәтиҗә күрсәттеләр. Икенчедә - өченче урын алган Ленар Габделхаковтан һәм икенче килгән Гөлия Камаловадан торган шулай ук көчле Татар Буасы командасы. Хатын-кызларда Күшкедән Ирина Иванова иң җитезе булды, аның командасы өченче нәтиҗә күрсәтте. Ир-егетләрдән Тимбайдан Салих Әхмә-дуллин икенче урын алды. Ә команда данын берүзе генә яклады ул, шуңа да призлы урын эләкмәде. Алдынгы комбайнчы һәм спортта актив Салих үзен күп ярышларда сынаячак әле. Авылда көн саен бакчасындагы күлдә бозда, урманда чаңгыда шуа, Буага "Арктикага"да, бассейнга да йөри.
Икенче көнне икешәр ир-егеттән һәм хатын-кыздан торган командалар эстафетада ярыштылар. Шә-һәрлеләр арасында көрәш электрчылар һәм газчылар арасында барды. Җиңүне "Буа газы" командасы ал-ды. Биредән ике Сергей - Батин һәм Гришин берсен дә уздырмыйлар. Өченчелек - шикәр заводында. Авыллардан Адав-Толымбай тагын отты. Һәр этапта дистанцияне беренче уздылар. Ырыңгы чаңгычылары икенче, Яңа Чәч-кап өченче булып төгәллә-деләр.
Бу шимбәдә чаңгычылар җитезлекләрен тагын бер кат сынаячаклар. Шулай ук йөзүчеләрне дә бәйге көтә.
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
АВТОР ФОТОСЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үткән шимбә көнне район оешмапредприятиеләре, учреждениеләре эшчеләре, хезмәткәрләре, җитәкчеләре ар...