Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.
«Алга» һәм «Тимер» батальоннарының хәрби хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 360 мең сумга кадәр арттырылды.Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Бу турыдагы боерыкка Татарстан Президенты кул куйды.
Билгеләп үтик, хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елның 23 июнендә имзалаган боерык нигезендә, Татарстан батальоннарында контракт буенча хәрби хезмәт узучыларга бер тапкыр 260 мең сум акча түләнә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/alga-ham-timer-batalyonnary-xarbilarena-ber-tapkyr-360-men-sum-tulanacak-5858684
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев