Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада кош гриппы ачыкланган каз-үрдәкләр яндырылды (+ фото)

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге начальнигы Идрис Гатин әйтүенчә, фермер хуҗалыгында асралучы барлык кош-корт юк ителәчәк.

Бу 1200нән күбрәк каз һәм 120ләп баш үрдәк, дигән сүз. Соңгыларын фермер 27 сентябрь көнне сатып ала. Ветеринария озатуы документлары булмый. Казларны июнь аеннан бирле үстерә. Башта үрдәкләр, аннан казлар авырый башлый. Авыру лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә ачыклана. Бүген хуҗалыкта авыруны юк итү, аның таралуына юл куймау максатында чаралар комплексы үткәрелә. Биредә кош-корт кына түгел, ә азык, хуҗалык кирәк-яраклары, агач әйберләр дә юк ителәчәк. Корылмалар дезинфекцияләнәчәк. Фермада киләсе ел дәвамында кош-корт асрау тыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев