Кичә-бүген интернетта йөрүче еланнар белән видеоны төшергән автор буалыларга нәрсә сөйләде (видео)
Кичә-бүген интернетта йөрүче, автор белдерүенчә, Апас районындагы Ключи станциясендә төшерелгән, өй янында мыжлап торган тузбаш еланнар турында видео турында тәфсиллерәк белә алдык.
Аны әлеге районның Каратун авылында яшәүче тимер юлчы Линар Биккулов төшереп алган. Чыннан да, Апас районындагы Ключи станциясендә, кеше яшәми торган йорт янында. Чираттагы обходларның берсе вакытында. Линар Биккулов әйтүенчә, бу хәл ел да була торган. Тимер юл буендагы ташлар кызып, анда карлар тиз эри, җылынган җиргә еланнар җыела. Болар –тузбашлар. Хәзер аларны парлы уеннары вакыты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев