Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Алар Җиңү яуладылар

Буадагы һәйкәлгә геройларның исемнәрен хәрефләп тезәләр

Шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл төзелеше ахырына якынлашып килә. Әлегә кадәр яңгыр гына мәрмәргә ветераннарның исемнәрен, төгәлрәге, алтын йөгертелгән элпә белән капланган металл хәрефләрне ябыштырырга комачаулады. Шулай да эшчеләр соңгы ике көндә аларның яртысын үз урыннарына беркетә алдылар. Район ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев әйтүенчә, анда...

Шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл төзелеше ахырына якынлашып килә. Әлегә кадәр яңгыр гына мәрмәргә ветераннарның исемнәрен, төгәлрәге, алтын йөгертелгән элпә белән капланган металл хәрефләрне ябыштырырга комачаулады. Шулай да эшчеләр соңгы ике көндә аларның яртысын үз урыннарына беркетә алдылар. Район ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев әйтүенчә, анда барлыгы 500 ветеранның исеме язылачак. Төзүчеләргә моның өчен өч көн вакыт кирәк. Синоптиклар исә алдагы көннәрдә аяз һава торышы, ә төзүчеләр һәйкәлне бүген-иртәгә өлгертергә вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл төзелеше ахырына якынлашып кил...