Сугыш хатирәләрен яңартыйк
Бөек Җиңүнең юбилейлы елы җитте. Еллар узган саен сугыш дәһшәте белән күзгә-күз очрашкан буынның сафы сирәгәя. Хәтер дә алар белән китә... Кадерле укучыларыбыз! Кадерле вакытны кулдан ычкындырырга ярамый! Безнең газета бу уңайдан "Сугыш минем хәтердә..." исемле конкурс игълан итә. Җиңүне якынайт-кан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары каләменнән тетрәндергеч мизгелләр,...
Бөек Җиңүнең юбилейлы елы җитте. Еллар узган саен сугыш дәһшәте белән күзгә-күз очрашкан буынның сафы сирәгәя. Хәтер дә алар белән китә... Кадерле укучыларыбыз! Кадерле вакытны кулдан ычкындырырга ярамый! Безнең газета бу уңайдан "Сугыш минем хәтердә..." исемле конкурс игълан итә. Җиңүне якынайт-кан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары каләменнән тетрәндергеч мизгелләр, балачакның нәүмиз кичерешләре, ятимлек ачысы, толлык хәсрәте турында иң яхшы, күңелгә үтәрлек язмаларны "Байрак"ның битләрендә урнаштырыр идек. Материалларны Буа шәһәре, К. Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча редакциягә почта аша яки bayrakbua@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә мөмкин. Җиңүче өч автор бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев