Сугыш ветераны Рәүф Төхфәтуллинны тәбрикләделәр
Рәүф Ибраһим улы офицерлар хәрби училищесында белем ала. Сугыш елларында командир дәрәҗәсенә күтәрелә. Яраланып госпитальдә ятып чыга. Терелгәч, үзе теләп Сталинградка бара. Аннан аны Горький шәһәренә эшкә җибәрәләр. Ул анда яшь танкчыларны укыта, әлеге хәрби техниканы төзәтә. Шулай итеп 27 ел буе армиядә хезмәт итә. Аннан соң да аның тормышы...
Рәүф Ибраһим улы офицерлар хәрби училищесында белем ала. Сугыш елларында командир дәрәҗәсенә күтәрелә.
Яраланып госпитальдә ятып чыга. Терелгәч, үзе теләп Сталинградка бара.
Аннан аны Горький шәһәренә эшкә җибәрәләр. Ул анда яшь танкчыларны укыта, әлеге хәрби техниканы төзәтә. Шулай итеп 27 ел буе армиядә хезмәт итә. Аннан соң да аның тормышы педагогик эшчәнлек белән бәйле.
Юбилей көнендә аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никифоров,
район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, халыкны социаль яклау идарәсе Ләйлә Камалова тәбрикләделәр. Ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлавын, муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловның бүләкләрен тапшырдылар.
Әлфинур Йосыпова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев