Ветераннарга якташларыбыз бүләге
50 гә якын Бөек Ватан сугышы ветеранына яңа костюм-чалбарлар алып кайттылар шушы көннәрдә якташларыбыз - Буа шәһәрендә туып үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче бертуган Миләүшә һәм Әсхәт Гомәровлар. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова каршылап, туган якларын онытмаулары, ярдәм итеп торулары өчен зур рәхмәт әйтте....
50 гә якын Бөек Ватан сугышы ветеранына яңа костюм-чалбарлар алып кайттылар шушы көннәрдә якташларыбыз - Буа шәһәрендә туып үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче бертуган Миләүшә һәм Әсхәт Гомәровлар. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова каршылап, туган якларын онытмаулары, ярдәм итеп торулары өчен зур рәхмәт әйтте. Аннан соң район ветераннар советы рәисе Николай Деменьтев бүләкләрне кабул итеп алып, барысының да Җиңү көне-нә кадәр хуҗаларына тапшырылачагына ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев