Буа районында көн саен 84 мең килограммга якын сөт җитештерелә
Көн темасы

Буа районында көн саен 84 мең килограммга якын сөт җитештерелә

Аны “Авангард”, “Заря” агрофирмалары, “АгроНур”, “Кыят” җәмгыятьләре, “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы һәм фермер хуҗалыклары савып ала.

Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, көндәлек савылган сөтнең иң күп өлеше – 43,5 мең килограммы “Авангард” агрофирмасына туры килә. Әлеге хуҗалыкта һәр сыердан алынган тәүлеклек уртача савым 30,9 килограмм тәшкил итә. Бу узган елның шушы вакытына караганда, 3,2 килограммга артыграк. Тәүлеклек савым буенча иң зур күрсәткеч “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативында. Биредә ул 34 килограммга тиң. Район буенча уртача күрсәткеч – 21,7 килограмм.

Район хуҗалыклары сөт җитештерү буенча үткән елгы планканы төшерми.

 


Нет комментариев