Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бүген буалы хатын-кызны баласыз калдырдылар (судтан репортаж, +фото)

Без газетага да, сайткада әлеге ананың бер баласын кыш көне урамда калдыруын да, соңгысын - 9 айлык сабыйны карамыйча исереп йөрүе хакында да язган идек. Бүген ул судта өендә баласына барлык шартлар да тудырылганлыгы, соңгы сабыеның әтисе булган ир-атның эшләвен, аларның улларын кире кайтарырга теләүләрен, гомумән яхшы гаилә булуын расларга...

Без газетага да, сайткада әлеге ананың бер баласын кыш көне урамда калдыруын да, соңгысын - 9 айлык сабыйны карамыйча исереп йөрүе хакында да язган идек.
Бүген ул судта өендә баласына барлык шартлар да тудырылганлыгы, соңгы сабыеның әтисе булган ир-атның эшләвен, аларның улларын кире кайтарырга теләүләрен, гомумән яхшы гаилә булуын расларга тырышты. Спиртлы эчемлекләрне кулланмаска вәгъдә бирде. Тик фактлар киресен сөйли, ана берничә тапкыр административ, бер тапкыр җинаять җәзасы алган. Бу хакта судка шәһәр прокуроры ярдәмчесе Айрат Садыйков белдерде. Шулай ук ханымның беркайда да эшләмәве, спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы да билгеле. Моңа кадәр 4 баласына карата ул ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән. Район башкарма комитетының опека һәм попечитель бүлеге белгече Алена Юманова судка әлеге эш турында үз нәтиҗәсен язмача тәкъдим итте.
Барлык якларны да тыңлагач, суд киңәшмә бүлмәсенә китте, бераз вакыттан соң судья 5 бала әнисенең кечкенә улына карата да аналык хокукыннан мәхрүм ителүе хакында хөкем карарын укыды.
Билгеле сәбәпләр аркасында без судта катнашучыларның йөзләрен төшерермәдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев