Буа администрациясе каршында булган хәл ачыкланды
7 гыйнвар көнне район Советы каршында полицейский автомобильләренең Космовский урамын бүлеп алулары хакында халык арасында имеш-мимешләр күп йөрде.
Ул көнне ватсапта нинди генә хәбәрләр килмәде. Бу хәл турында республика сайтлары Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтчелегенә сылтама ясап хәбәрләр яздылар. Без бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Хәсәновка мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәге хәбәрнең дөреслеген раслап, чыннан да ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтчелегеннән булуын раслады. Чынлыкта хәл түбәндәгечә була:
Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары Космовский урамында документлар тикшерү өчен узып баручы автомобильне туктаталар. Автомобильдәге егетләр исерек булалар. Бермәлне шуларның берсе гранатага охшаш предметны – муляжны инспектор ягына ыргытмакчы була. Тик полицейскийлар бу хәлне туктатып калалар. Егетләрне барысын да тоткарлана, инцидент булган урынга саперлар чакыртыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев