Буа кибетендә кылынган җинаятьне полицейскийлар “кайнар эз”дән ачтылар
Кеше һәм закон

Буа кибетендә кылынган җинаятьне полицейскийлар “кайнар эз”дән ачтылар

Узган ай ахырында шәһәрнең Вахитов урамындагы кибеттә бер ир-атның өстәлгә куйган акча янчыгын урлыйлар.

 

Анда 5 мең сум акча була. Карак әлеге акчаны урлап кача. Тик еракка түгел, буалы полицейскийлары бер тәүлек эчендә аны эзенә төшәләр. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Нет комментариев